Әгерҗе районы Исәнбай авылының өлкәннәр ансамбле сайлауга милли киемнәрдән килделәр
Ветераннар ансамбле шаккатырды
“Өмет“ ансамбле үзешчәннәре ТР Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлауда үз тавышларын иң беренчеләрдән булып бирделәр.
Ветераннар ансамбле 502нче сайлау участогына милли киемнәрдән килеп шаккатырды. Мәдәният йорты фойесына керүгә алар татарча бию көенә җилкенделәр, сайлауга килүче авылдашларын күмәк биюгә дәштеләр. Туган Әгерҗебезгә багышланган җырлары белән дә бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.
– Без – һәркайда бергә. Мәдәният йорты сәхнәсендә дә бербөтен булып чыгыш ясыйбыз. Туган көннәрдә бергә җыелабыз, якын-тирә авылларда чыгышлар ясыйбыз. Бүген дә Татарстаныбыз өчен мөһим вакыйга көнне үзебезгә һәм авылдашларга бәйрәм кәефе бүләк итәргә уйладык, – диде ансамбльнең сүз остасы Гөлия Ижбулдина.
Укытучы, мәдәният хезмәткәре, терлекче – лаеклы ялга чыкканчы Исәнбайда төрле тармакларда хезмәт куйган бу апалар, әнә шулай, актив яшәүләре белән үрнәк күрсәтәләр.
– Бик рәхәт, мул тормышта гомер кичерәбез. Башка төбәкләр арасында үзенең төзелеше, үсеше белән һәрвакытта алдынгы урыннарда баручы республикабыз белән бик горурланабыз. Халыкка медицина ярдәме күрсәтүдә, балаларга белем алуда мөмкинлекләр артуына да бик сөенәбез. Шуның өчен сайлауларда бик теләп катнашабыз, – диде ветеран педагог, ансамбль җырчысы Фәтхия Зарипова.
30 елдан артык мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган шагыйрә Әлфирә Низамова да: “Киләчәктә дә Татарстаныбыз чәчәк атсын, кешеләр эшле булсын, гаиләләр бәхетле яшәсен, яшьләргә тормыш алып бару өчен уңай шартлар тудырылсын өчен үз тавышымны иң лаеклыларга бирдем, – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев