Әгерҗе районында медицина тикшерүләре уздыру вакытлыча туктатылды
Бу халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатларында оештырылды.
ТР Министрлар Кабинетының санитария-эпидемиягә каршы комиссиясе 25 октябрьдән зурлар һәм балаларга профилактик медицина тикшерүен, диспансеризация уздыруны вакытлыча туктату турында карар чыгарды.
Әлеге карар халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү, республикада коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан кабул ителде.
Коронавирус белән авырган гражданнарга тирәнтен диспенсерлаштыру дәвам итә. Моның өчен район үзәк хастаханәсе поликлиникасының 29нчы кабинетына яки участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев