Әгерҗе районында янгынга каршы махсус режим кертелде
Бу чорда штрафлар күләме ике тапкырга арта.
ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә 10 апрельдән 17 майга кадәр республикада янгынга каршы махсус режим кертелә.
- Һава торышына бәйле рәвештә янгынга каршы режим быел башка елларга караганда ун көнгә иртәрәк кертелде. Бер саксыз гамәлнең дә нинди фаҗигагә китергәнен райондашлар үзләре дә аңларга тиеш, – ди күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе җитәкчесе Айрат Шәйдуллин.
Әлеге чорда коры үлән һәм чүп яндыру катгый тыела. Шулай ук учакта яки мангалда ризык пешерергә ярамый. Димәк, шашлык кыздырудан да тыелып торырга туры киләчәк.
Торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләрендә, паркларда, санаторий һәм балалар лагерьларында күңел ачу чаралары уздырганда пиротехника кулланырга, учак ягарга ярамый.
Махсус режим вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штраф та салына. Гражданнарга – 2-4, вазифаи затларга – 15-30, эшмәкәрләргә – 30-40, юридик затларга 200-400 мең сум.
Урманнада янгын чыгу еш кына кеше факторы белән бәйле була.
- Мондый фаҗигәләргә юл куймас өчен без янгынга каршы саклагыч минераль полосалар ясыйбыз, урман массивлары тирәсен сөрәбез, – ди Әгерҗе урманчылыгы инженеры Андрей Мурзанаев. – Урман участокларын яныгынга каршы әзерләү буенча төп эш арендаторларга йөкләнде. Безнең районда алар – “Ак Барс“ урман эшкәртү компаниясе, “Хазар“ җәмгыяте, Кондызлы авылындагы урман янгын станциясе.
ТЫЕЛА:
- урманда учак ягу;
- сүндерелмәгән тәмәке төпчеге һәм шырпы, ягулык-майлау материаллары сеңгән әйберләрне ташлау;
- чүп, пыяла әйберләр калдыру.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү максатында урман хуҗалыгы хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре берлектә рейдлар оештыралар. Бу чорда штрафлар күләме ике тапкыр артып, түбәндәгечә тәшкил итә. Гражданнарны – 4-5, вазифаи затларны – 20-40, юридик затларны 300-500 мең сумга кадәр штраф көтә.
Әгәр сезнең гаеп белән урманда янгын чыкса, гаепле зат җинаять җаваплылыгына тартыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев