Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әгерҗе районының мохтаҗ гаиләләре азык-төлек җыелмалары алдылар

745 гаиләгә бүген азык-төлек җыелмалары тапшырылды

Татарстанда Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән “Ярдәм янәшә” Помощь рядом!” хәйрия программасы тормышка ашырыла. Ул волонтерлар хәрәкәтен, хәйриячеләрне һәм активистларны берләштерә. Программа кысаларында азык-төлек җыелмалары җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан ким булган 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарга, социаль яктан куркыныч һәм опека, попечительлек вазифалары бушлай башкарылучы гаиләләргә тапшырыла. Моннан тыш, җыелма кризистан аеруча нык зыян күргән үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләрнең балаларына да бирелә.

Әгерҗе районында яшәүче 745 гаиләгә бүген азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

3 май көнне иртәнге сәгать 10нар тирәсендә азык-төлек төялгән зур фургон Әгерҗенең үзәк мәйданына килде. Анда машинаның килүен район хакимияте һәм халыкны социаль яклау үзәге вәкилләре, волонтерлар, авыл җирлекләре башлыклары каршы алды.

– Мохтаҗлар өчен бик зур ярдәм инде бу, – ди Девятерня авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов. – Әйтик, безнең җирлектә җыелманы 24 гаилә алачак. Шуларның 4се – опекуннар гаиләсе, 10сы – аз тәэмин ителгән гаилә, 9ы – пенсионерлар, 1се – үзмәшгуль гаиләсе.

Азык-төлек җыелмасыннан тыш, бу көнне һәр авыл җирлегенә кишер, чөгендер орлыклары, утырта торган суган да тапшырылды. Болары ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан бүленгән.

Сәгать 11ләргә мәйданга опекун гаиләләре дә килә башлады. Беренчеләрдән булып Флүрә Хисмәтуллина һәм Роза Насикова килделәр.

– Бүгенге катлаулы хәл вакытында теләсә нинди ярдәмгә сөенәбез. Хөкүмәтебезгә, игелекле кешеләргә зур рәхмәт, – диделәр алар.

Фургонны бушатуда актив катнашкан район башлыгы Валерий Макаров Елена Красноперва һәм Зөлфия Хисмәтуллинага азык-төлек җыелмаларын үзе тапшырды. Әлеге ханымнар да бушлай бала тәрбияләргә алынучылар. Тулаем алганда, мондый ярдәм районның 86 гаиләсенә күрсәтелә.

Фургонга килергә мөмкинлекләре булмаганнарга азык-төлек җыелмаларын волонтерлар тарата. Әйтик, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы тарафыннан 12, яшьләр үзәгеннән 10 кеше килгән.

– Азык-төлек җыелмаларын үз транспортыбызда таратырга теләк белдердек, – ди Яшьләр үзәге директоры Марсель Шахмин. – Егетләр-кызлар моңа әзер. Кешеләргә ярдәм итүне үзебезнең бурычыбыз дип саныйбыз. Моның тәрбияви һәм рухи яктан әһәмияте бик зур.

Азык-төлек җыелмасына карабодай, борчак, макарон, он, үсемлек мае, шикәр комы, тушенка, чәй, вафли, шоколад, солы кисәкләре ярмасы кергән.

Мондый фургон районга тагын өч тапкыр киләчәк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев