Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әгерҗе урманчылары кисәтә

Бу көннәрдә күпләр: "Яңа елга чыршы каян алырга?" - дип баш ваталардыр. Урмандагы яшел гүзәлгә кул сузганчы, җиде кат уйлагыз. Яңа ел алдыннан урманчылар полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдларга чыгачаклар. Барлык участок урманчылыкларында кизү тору графиклары, маршрутлар билгеләнде инде. Урманга керү юлында контроль-пропуск пунктлары оештырылды. Бәйрәм алдыннан шулай ук юлларда...

Бу көннәрдә күпләр: "Яңа елга чыршы каян алырга?" - дип баш ваталардыр. Урмандагы яшел гүзәлгә кул сузганчы, җиде кат уйлагыз.

Яңа ел алдыннан урманчылар полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдларга чыгачаклар. Барлык участок урманчылыкларында кизү тору графиклары, маршрутлар билгеләнде инде. Урманга керү юлында контроль-пропуск пунктлары оештырылды. Бәйрәм алдыннан шулай ук юлларда да контроль көчәйтеләчәк. Әгәр урманда рөхсәтсез чыршы кисәргә җыенгансыз икән, башта бер чибәркәйнең ничек кыйммәткә төшәчәге турында кат-кат уйлагыз. Мәсәлән, законсыз төстә чыршы кискән физик затлар 3-4 мең сум, вазифаи затлар 20-40 мең сум, юридик затлар 200-300 мең сум административ штрафка тартылалар. Моның өстенә бер чыршы өчен 2500 сум штраф түләтү дә каралган. Ике һәм аннан да күбрәк чыршы кисүчеләр җинаять җаваплылыгына тартылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев