Әгерҗедә коронавирус белән авыручылар саны артты
Моңа кадәр өч райондашыбызга Covid-19 диагнозы куелган булса, соңгы тәүлектә тагын бер кешенең әлеге инфекцияне йоктыруы ачыкланды.
Соңгы тәүлектә РФ Эчке эшләр министрлыгының дежур бүлегендә 16 белешмә кабул ителде. Мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча барлык шәһәр, Тирсә, Красный бор, Кырынды балалар бакчалары эшли. Аларга 79 бала килгән.
- Бүгенге көндә Роспотребнадзор карары нигезендә 60 кеше күзәтүгә алынган. Коронавирус белән авыручылар саны 4кә җитте. Соңгы тәүлектә үзизоляциядә булган тагын бер кешедә коронавирус ачыкланган.
Эчке эшләр бүлеге, Роспотребнадзор һәм район хакимияте вәкилләре катнашында эпидемиологик чараларны саклау буенча тикшерүләр дәвам итә.
- Предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, хезмәткәрләрнең сәламәтлегенә карата контрольне көчәйтергә чакырам, – диде райондагы коронавируска каршы көрәш комиссиясе җитәкчесе Римма Гыйльметдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев