Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әгерҗедә транспорт-логистика үзәге булдыру турында фикер алыштылар

Алга таба планнар билгеләнде.

Әгерҗедә 18 июльдә Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиевның Горький тимер юлы башлыгының территориаль идарә буенча урынбасары Александр Лапшин,  «Тимер юл транспортының фәнни-тикшеренү институты» АҖ («ВНИИЖТ» АҖ) логистика мәсьәләләре буенча техник эксперт, техник фәннәр кандидаты Андрей Владимирович Хомов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Иосифович Хафизов белән Әгерҗе муниципаль районы территориясендә транспорт-логистика үзәген төзү перспективалары турында фикер алышу буенча  эшлекле очрашу узды.

Очрашу кысаларында күздә тотыла торган җир кишәрлекләрен карап чыктылар, киләчәккә планнар буенча фикер алыштылар.

Моннан тыш, А.В. Хомов - Го уенының Түбән Новгород федерациясе президенты, Д.И. Хафизовның Татарстан Республикасы Го уены федерациясе президенты булуын исәпкә алып, районда өстәл уенының әлеге төрен үстерү турында карар кабул ителде.

Якын арада укыту очрашуларын уздыру планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев