Әгерҗедә ун ишегалды заманча төзекләндереләчәк (ИСЕМЛЕК)
"Безнең ишегалды" программасы – гамәлдә
Район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев җитәкчелегендәге эшче төркем бу атнада шәһәрдәге күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән фикер алышулар уздыра башлады. Бу «Безнең ишегалды» республика программасына кертелгән йортлар территорияләрендә икенче очрашу инде.
Аның беренчесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән узган ел программа гамәлгә кертелгәч үткән иде. Ул вакытта район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илшат Шәмсетдиов җитәкчелегендәге вәкилләр, шәһәрдә программага кертелгән 17 күпкатлы йортта яшәүчеләр белән очрашып, территорияләрне төзекләндерү буенча тәкъдимнәр җыйдылар.
– Халык фикере исәпкә алынып проект эшләре төгәлләнде. Кызганыч, коронавирус пандемиясе белән бәйле вәзгыять аркасында быел Әгерҗедә ун ишегалды гына үзгәртеләчәк. Әмма борчылырга кирәкми, программа 2024 елга кадәр гамәлдә. Димәк, быелга төзекләндерү программасына кертелгән йорт ишегалларын алдагы елларда яңарту көтә, – диде Илшат Шәмсетдинов.
Тиздән әлеге ишегалларына берникадәр вакытка юл төзүчеләр һәм электриклар хуҗа булачак. Ә аңа кадәр җитәкчеләр алдында торган төп бурычларның берсе – халык белән янә бер кат күзгә-күз очрашып, аларны проект белән таныштыру. Шундый фикер алышуларның беренчесе Ометов урамы, 2 йорт ишегалдында булды.
2015 елда Әгерҗедәге иң матур урамнарның берсендә калкып чыккан әлеге 24 фатирлы йортта яшь гаиләләр дә, өлкәннәр дә гомер кичерә. Дөрес, йорты яңа булса да, ишегалдысы бүгенгә кадәр әллә ни мактанырлык булмаган. Йорт каршындагы уен мәйдачыгындагы спорт корылмасы кечкенә балалар өчен бигрәк тә куркыныч, диләр яшь әниләр. Атынгычның да хезмәт күрсәтүвакыты күптән чыккан булса кирәк. Гаражлар белән уен мәйданчыгын аерып торган асфальт юл да таушалган. Менә шуларны исәпкә алып, узган очрашу вакытында йортта яшәүчеләр үз фикер-тәкъдимнәрен җиткергән булганнар. Әгерҗедәге техник инвентаризация бюросы җитәкчесе Лилия Олейник бу юлы аларга әзер проектны тәкъдим итте.
– Уен мәйданчыгындагы корылмалар алынып ул урын ком белән түшәлә. Кечкенә балаларга уйнар өчен комлык була, яңа атынгыч та куела, – диде ул.
Мәйданчыктагы брусчатка җәелгән тротуарлар кала, ә менә тузган асфальт урынына яңасы салыначак. Һәр подъезд алдында яңа эскәмияләр һәм урналар булачак, өч баганада яктыркычлар да куелачак дип тә вәгъдә бирделәр. Яңа парковка урыннарына 19 автомобиль кую мөмкинлеге дә барлыкка килә.
– Алга таба ишегалларын тагын да матурайту, уен мәйданчыгын баету өстендә эшләрбез, – диде Азат Вәлиев.
Ишегалдын матурлау өстендә йортта яшәүчеләрнең үзләренең дә тырышлык куйганнары сизелә. Подъезд алларына чәчәкләр, йортның бер башына агач үсентеләре утыртканнар.
Соңыннан халык җитәкчеләргә йорт буенча булган проблемаларын да җиткерде.
2020 елда Әгерҗедә “Безнең ишегалды“ программасы буенча түбәндәге йорт ишегаллары яңартылачак:
Ометов, 2;
Комсомольская, 3,
Лесопильная 4а, 6;
Калинин 26а, 26б;
К.Маркс 208, 210;
К.Маркс 212;
Ленин 19;
Заводская 37, 41;
Гагарин 1, 3, 3а;
Маяковский 12, 14, 16,
Гоголь 2, 4,
Чайковский 4,6,
Пушкин 7.
М.Ягъфәрова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев