Ямурзада яшәүче игезәк ханымнар – сайлау комиссиясе әгъзалары
Алар әлеге җаваплы вазифаны алтынчы ел башкаралар
Ямурзадагы 495нче бермандатлы сайлау участогы әгъзалары – комиссия рәисе Чулпан Хикмәтуллина һәм сәркатип Йолдыз Шәйхетдинова – игезәкләр. Икесе дә авыл тормышын сайлаганнар. Ямурзада гаиләләре белән бик матур бәхетле тормышта яшиләр. Йолдыз күп еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Хәзер Салагыш мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе. Чулпан – Ямурза клубы мөдире. Аның җитәкчелегендә ямурзалылар
Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы батыр якташларыбызга бик зур ярдәм күрсәтәләр.
– Кешеләргә ярдәм итү, киң күңеллелек кебек сыйфатлар әти-әниебездән күчкән. Ә игезәкләргә килгәндә, алар нәселебездә бар. Сеңлебез Ландышның да кызлары – игезләр, – ди Чулпан.
Авыл активистлары – алтынчы ел 495нче сайлау участогы әгъзалары да. Алар белән бергә комиссиядә эшләүче Зөлфия Халиуллина, Альбина Сәйфиева, Гөлфия Насыйрова да – тәҗрибәлеләр.
– Россия Президентын сайлауларда авыл халкы зур активлык күрсәтә. 83 яшьлек Мөнирә әби Зәйнуллина кебек өлкәннәр дә, 18 яшьлек беренче тапкыр сайлаучы Булат Сәхипов кебек яшьләр дә участокка килеп тавыш бирәләр, – ди Чулпан Азат кызы.
Алар үзләре дә, гаиләләре дә лаеклы кандидат өчен тавышларын биргәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев