Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Илдус ШӘЙМӨХӘММӘТОВ: Әнидән башка тормышны күз алдына да китермим

Сораштыру

Бернигә карамастан безне кем һәрвакыт ярата? Минут саен кем безнең хакта уйлый? Еракта булсак та кем безнең әрнүне тоя? Әлбәттә, әни! Бәйрәм көнендә сораштыруыбыз да иң кадерле кешеләргә багышлана. 

Илдус ШӘЙМӨХӘММӘТОВ, “Водоканал” предприятиесе директоры:

–    Мине яратып үстергәне, олы тормышка аяк басарга ярдәм иткәне, әле хәзер дә терәгем булып яшәгәне өчен әнием Рәмзия Шәймөхәммәт кызы Шәймөхәммәтовага рәхмәтемне җиткерер өчен матур сүзләр каян табасы?!

Әни бик иртә тол кала. Әти якты дөньядан киткәндә миңа биш кенә яшь булган. Шул вакыттан бирле әни – минем тормышымда төп кеше. Әле дә исемдә: ул иртән эшкә китү белән мин аны сагына башлый идем. Үзе дә көчле һәм кыю буларак, мине дә авырлыклар алдында баш имәскә өйрәтте. Бик укымышлы кеше буларак, теге яки бу хәлдә кирәкле сүзен дә әйтә, кайчак урынлы мәкаль-әйтемнәрне дә куллана белде. 

Үз гаиләм, балаларыбыз булса да, мин һәрчак безне бәйләп торучы җепләрне тоеп яшим. Көнаралаш янына керми калмыйм. Көн саен шалтыратып хәлен беләм. Һәм бу – гадәт түгел, ә күңел ихтыяҗы. 

Әни оныкларын тәрбияләүдә актив катнашты, әле хәзер дә һәр эшебездә киңәшчебез булып тора. Аннан башка тормышны күз алдына да китермим. Әнием, сиңа саулык, озын гомер, күңел тынычлыгы телим!  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев