Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Интернет музейга өлешеңне керт

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Татарстан Хөкүмәте тәкъдиме белән Бөек Ватан сугышына багышланган виртуаль интернет музей оештырылды. Аның максаты - Ватаныбызны саклаучылар, илебезгә җиңү алып килүче батырлар турында истәлекләрне мәңгеләштерү, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү. Хәзерге вакытта бу Россиядә Бөек Ватан сугышы елларына багышланган киң масштаблы виртуаль музейдан санала. Аның адресы:...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Татарстан Хөкүмәте тәкъдиме белән Бөек Ватан сугышына багышланган виртуаль интернет музей оештырылды.
 
Аның максаты - Ватаныбызны саклаучылар, илебезгә җиңү алып килүче батырлар турында истәлекләрне мәңгеләштерү, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.
Хәзерге вакытта бу Россиядә Бөек Ватан сугышы елларына багышланган киң масштаблы виртуаль музейдан санала. Аның адресы: tatfrontu.ru.
Сайт җиде бүлектән тора.
"ХӘТЕР КИТАБЫ". Анда Татарстанда туган яки мобилизацияләнеп фронтта һәлак булган йә хәбәрсез югалган хәрбиләр турында мәгълүматлар бирелгән.
"КОЛЛЕКЦИЯЛӘР КАТАЛОГЫ". Татарстандагы барлык музейлардан хәрби тема буенча коллекцияләр тәкъдим ителгән.
"ГАЛЕРЕЯ". Сугыш турында мультимедиа материаллары, сугыш турында фильмнар, ветераннарның сугышта күргәннәрен сөйләгән видеоязмалар.
"ҖИҢҮ БИТЛӘРЕ". Татарстан сугышчылары батырлыклары турында язмалар.
"ХӘТЕР". Мемориаллар исемлеге.
"ЖИҢҮ ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ". Биредә республиканың интерактив картасы бирелгән. Анда Бөек Ватан сугышы елларындагы мөһим объектлар: эвакуацияләнгән балалар бакчалары, хәрби госпитальләр, сәнәгать предприятиеләре, хәрби каберлекләр күрсәтелгән.
"РАЙОННАР". Сугыш чорында һәр район турында мәгълүмат.
Виртуаль интернет музей ачылгач та Әгерҗе районы тарихы музеенда корпункт эшли башлады. Биредә җиңүгә өлеш керткән әгерҗелеләр турында мәгълүматлар туплана. Әгәр сездә сугыш чоры белән бәйле кызыклы мәгълүматлар бар икән, безнең музейга (Әгерҗе, К.Маркс урамы 7нче йорт, 4нче мәктәп бинасы) китерә яки 22757 телефонына шалтырата аласыз, muzei.agryz@yandex.ru электрон адресыбызга да юлларга мөмкин. Сез биргән мәгълүмат сайтта урын алачак.
Рәмзилә ШАКИРОВА,
район тарихы музее җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев