Ижау удмурт дәүләт университеты студенты Дилназ ХАРИСОВ: Студент еллары мөстәкыйльлеккә өйрәтә
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр бит. Барысын да акрынлап үзләштереп киләм
Йокы туймаган, иртәнге аш ашалмаган көннәр дә була
Бу сүзләр кемнәргә туры килә дип уйлыйсыз?
Әлбәттә, студентларга! Нәкъ менә студент елларында йокы да туймый, дәрес хәзерләүләр дә алҗыта, маҗараларга да еш юлыгасың. Әмма ничек кенә булса да ул чорның үз рәхәте, үз күңеллелеге...
Замана студентлары нинди алар? 25 январь – Студентлар көне уңаеннан уздырылган сораштыруыбыз шул хакта.
Дильназ Харисов, Кырынды:
–Мин Ижау удмурт дәүләт университетында беренче курста гына укыйм, әмма студент тормышының тәмен татырга өлгердем инде. Кичкетаң мәктәбендә укыганда ук һәр чараның үзәгендә кайный идем, университетта да нәкъ шундый мин. Һөнәрем турында гади генә әйткәндә, информатика укытучысы булачакмын. Теләк зур булганга, уку авыр бирелми. Дәрестән соң бик күп чараларда катнашырга да вакыт табам. Уку йортында куйган спектаклебез белән төбәкара этапта катнашып та беренче урын яуладык. Универститет данын яклап волейбол, чаңгы, җиңел атлетика ярышларында катнашам. Тулай торакта да мәдәни, спорт чаралары бик күп оештырыла. Биредә шахмат, теннис уйнау буенча да осталыгымны арттырам. Бик күп дуслар таптым. Алар белән аралашудан рәхәтлек алам.
Студент еллары мөстәкыйльлеккә дә өйрәтә. Үзең ашарга пешерәсең, юасың, чистартасың. Әмма егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр бит. Барысын да акрынлап үзләштереп киләм.
Атна саен авылга якыннарым янына кайтып йөрим. Анда саф һавада эшләп энергия, көч туплыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев