Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

Рус Тат
Көн темасы

Яшь гомерләре өзелде

Шимбә көнне Татарстан юлында Әгерҗенең "Спутник" хоккей командасы юл фаҗигасенә очрады. 2001 елгы малайларның Зәйдән Җәлилгә уйнарга барулары иде. Фаҗигадә команда капкачысы - Әгерҗенең 3нче мәктәбе укучысы Никита Еремин һәм ике уенчының әтисе Руфан Галиуллинның гомерләре өзелде. Команда юлга "Фиат-Дукато" автобусында кузгала. Ә өч уенчы автобус артыннан Руфан Галиуллин машинасында...

Шимбә көнне Татарстан юлында Әгерҗенең "Спутник" хоккей командасы юл фаҗигасенә очрады. 2001 елгы малайларның Зәйдән Җәлилгә уйнарга барулары иде. Фаҗигадә команда капкачысы - Әгерҗенең 3нче мәктәбе укучысы Никита Еремин һәм ике уенчының әтисе Руфан Галиуллинның гомерләре өзелде.
Команда юлга "Фиат-Дукато" автобусында кузгала. Ә өч уенчы автобус артыннан Руфан Галиуллин машинасында бара. Рус Акташы-Җәлил трассасында "Хендай" машинасы шоферы машиналарны узу нияте белән чыга һәм башта автобуска килеп бәрелә, аннан "Нексиа"ны өстери. Бүген 36 яшьлек Руфан Галиуллинны җирләделәр. Ә иртәгә Әгерҗе халкы 11 яшьлек Никита Еремин белән хушлаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев