Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көрән аюны Татарстанның Кызыл китабыннан чыгарырга җыеналар

Алар Әгерҗе районында да очрый

Көрән аюлар саны арту сәбәпле, аларны Татарстанның Кызыл китабыннан чыгарырга планлаштыралар. Дүртенче китапны яңадан бастыру 2025 елга каралган, дип хәбәр итте бүген Казанда узган брифингта КФУ профессоры Татьяна Рогова. Галимнәр әйтүенчә, аюлар башка төбәкләрдән күченү аркасында күбәйгән.

«Татарстан Республикасының Кызыл китабының чираттагы басмасына әзерлек эшләре бара. Бу эш җентекле һәм кешеләрнең югары квалификацияле булуын таләп итә. Көрән аю хәзер әлегә Кызыл китапта, ләкин сирәк төрләр буенча комиссия тәкъдиме бар [аны ТР Кызыл китабының киләсе басмасыннан чыгарырга] һәм аны күпләр хуплады», — диде ул.

Татарстанда күрше субъектлардан килгән көрән аюлар санының миграция үсеше күзәтелә, дип аңлатты ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков.

«Без көрән аюлар санын исәпкә ала башладык. Уртача алганда, республика территориясендә ел саен 50-60 аю даими яши, ә миграцияне исәпкә алганда аларның саны 140ка җитә. Кызыл китаптан чыгару зарурлыгы туды, әмма бу аңа ау ачылачак дигән сүз түгел», — диде Батков.

Аюлар Саба, Теләче, Маамадыш, Арча, Биектау, Тәтеш һәм башка районнарда очрый.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев