Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм

Социаль ярдәм

Район җитәкчелеге тарафыннан өлешчә мобилизациягә кагылышлы  сорауларны чишү һәм мобилизацияләнүчеләргә, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә бәйле мөрәҗәгатьләрне карау буенча ике комиссия булдырылды. 

Район башлыгы Азат Вәлиев тарафыннан кыска срокта әлеге исемлекләрне актуальләштерү һәм мобилизацияләнүчеләргә, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча чараларны тормышка ашыруга кагылышлы күрсәтмәләр бирелде. Болар –  мәдәни чараларга бушлай йөрү, “Олимп” спорт комплексына һәм Боз сараена бушлай абонементлар белән тәэмин итү, чаңгы һәм тимераякларны бушлай прокатка бирү; сәламәтлек саклау учреждениеләрендә чираттан тыш хезмәт күрсәтү; санатор-курорт юлламалар белән чираттан тыш тәэмин итү; социаль яклау өлкәсе ягыннан ярдәмгә мохтаҗ булганнарга өйгә барып хезмәт күрсәтү, белгечләр тарафыннан консультацияләр уздыру; мобилизацияләнгән гражданнарның балалары өчен бушлай туклану оештыру, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә педагогик-психологик ярдәм күрсәтү, авыр тормыш хәлендә калучыларга рухи һәм матди яктан булышлык итү.

Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 8(85551)22042, 22345. Электрон почта: agrge@tatar.ru. priemnaya@tatar.ru.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев