ОРВИ аркасында өч мәктәп карантинга ябылган
Барлыгы 5241 бала карантинда
Татарстанда ОРВИ белән авыручы балалар күп булу аркасында өч мәктәпне карантинга япканнар.
«Балаларның күбесе ОРВИ белән авыру сәбәпле, 16 муниципаль берәмлектәге 89 мәктәптә 216 класс карантинда», — диде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.
Барлыгы 5241 бала карантинда.
«Республикада 3 мәктәп тулысынча карантинга ябылды. Бу Әлмәт районындагы ике һәм Саба районындагы бер мәктәп. Калган мәктәпләр штат режимында эшли», — диде республиканың баш санитар табибы.
Роспотребнадзор фаразларына караганда, бу әле башы гына. Декабрь ахырында авыручылар саны тагын да артыр дип фаразлана.
Классларны дистанцион укуга күчерүне мәктәп үзе хәл итә. Әгәр балаларның 20 проценты ОРВИ белән авырый икән, класс бер атнага карантинга җибәрелә. Бу вирус таралуны туктату өчен эшләнә.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев