Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Путин балалы гаиләләргә 5әр мең сум өстәмә түләү турында указга кул куйды

Документ Кремль сайтына урнаштырылган

Владимир Путин балалы гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чаралары турында указны имзалаган. Документ Кремль сайтына урнаштырылган.

Әлеге указ нигезендә, өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр апрель-июнь айларында һәр балага 5әр мең сум акча алачак. Әмма бу ана капиталы турында закон буенча акча алуга хокуклы гаиләләргә генә кагыла.

Шул ук вакытта ана капиталы алуга хокукның 2020 елның 1 июленә кадәр барлыкка килүе кирәк. Балалы гаиләләргә өстәмә түләү чыгымнарын Министрлар Кабинеты каплый, ә акчаны Пенсия фонды бирә. Указда күрсәтеп үтелгәнчә, гаилә керемендә башка социаль ярдәм чараларын исәпләгәндә бу акча исәпкә алынмый. Документ кул куйган көннән үз көченә кергән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев