Радик Ваһапов: «Әтием Илгиз мине эчке эшләр органнарына эшкә барырга үгетләмәде дә, барма да димәде..»
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан хөрмәтле милиция ветераннары белән аралаштык
Милиционерлар турында күп кенә китаплар язылган, полиция хезмәткәрләре хакында күпме фильмнар төшерелгән. Чыннан да, хезмәтләре авыр да, куркыныч та. Алар – көндәлек нәтиҗәле эшкә әзер, чыдам булырга, тирән фикер йөртеп ашыгыч хәлләрдә тиз карар кабул итә белергә, җинаять урынына барырга, дәлилләр җыярга һәм хәтта засадада утырырга сәләтле кешеләр…
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан хөрмәтле милиция ветераннары белән аралаштык.
Радик ВАҺАПОВ, 47 яшь, полициядә 23 ел эшләгән:
– Әтием Илгиз мине эчке эшләр органнарына эшкә барырга үгетләмәде дә, барма да димәде. Сайлауны үземә калдырды. Аның үрнәге күз алдымда булганлыктан, кечкенәдән үк милиционер буласым килде. Җәмәгать тәртибен саклау буенча начальник урынбасары буларак, минем хезмәтнең төп аерымлыгы хезмәттәшләребезнең халыкка якын торуы иде. Урамда полиция хезмәткәренең булуы теләсә нинди хокукка каршы күренешне тоткарлауның иң нәтиҗәле ысулы булып тора, гражданнарның законга ышанычын арттыра, аларга тыныч күңел белән эшләү, ял итү мөмкинлеген бирә. Эшем белән бәйле рәвештә миңа кабинетта утырырга туры килми иде. Документлар белән эшләү, киңәшмәләрдән тыш, җинаять урынына чыга, рейдларда катнаша, полициянең терәк пунктларында була, иҗтимагый совет уздыра идем. Җитәкчелек мине ату, физик һәм хәрби әзерлек буенча нормативлар тапшырудан да азат итмәде.
Спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң низаглар килеп чыга, урамда сугышулар да була, шуңа күрә патруль-пост хезмәте тәүлек әйләнәсе патрульлек итә. Тагын бер хезмәт – участок вәкилләренең бурычы җинаятьләрне вакытында кисәтүдән гыйбарәт. Әлбәттә, барлык тәртип бозуларны да булдырмый калдыру мөмкин түгел, әмма без халык тыныч яшәсен дип тырыштык. Халыкның хокук саклау органнарына һәм тулаем хакимияткә ышаныч дәрәҗәсе полиция хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы, халыкның иминлеген тәэмин итүгә һәм тынычлыгын саклауга юнәлдерелгән эзлекле, тырыш хезмәтенә бәйле. Полиция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан мин хезмәттәшләремә имин хезмәт, сабырлык, саулык телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев