Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район штабы хәбәр итә: Әгерҗедә чәчтарашханәләр үз ишекләрен ача

Әгерҗедә бүгеннән чәчтарашханәләр эшли башлый. Алар санитар-эпидемиологик нормаларны төгәл үтәргә тиеш.

Коронавирус буенча район штабы җитәкчесе Римма Гыйльметдинова райондагы оператив хәл турында хәбәр итте. Әгерҗе районында коронавирус белән авыручы өч кеше бар. Роспотребнадзор карары нигезендә авыру кешеләр белән контактта булган 51 райондашыбыз – карантинда.

Мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бүген барлык шәһәр балалар бакчалары, шулай ук Красный бор, Кырынды, Тирсә мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре балаларны кабул иткән. Барлыгы 74 бала килгән.

Якшәмбе район штабының кайнар линия телефонына үзизоляция режимына кагылышлы – 2, азык-төлек алып килү буенча 12 шалтырату булган.

Авыр хәлдәге гаиләләрне азык-төлек белән тәэмин итү дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев