Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районыбызда - яңа билгеләнүләр

Кадрлар алмашынды

МИХАЙЛОВА Оксана Валентиновна “Үзәкләштерелгән клублар системасы“ мәдәният учреждениесе директоры итеп билгеләнде. 
О.Михайлова 1980 елда Амур өлкәсендә туган. М.Калашников исемендәге Ижау дәүләт техник университетын тәмамлаган. 2004 елдан район Мәдәният сараенда сәнгать җитәкчесе булып эшләде. 

Ххх
Моңа кадәр үзәкләштерелгән клублар системасы белән җитәкчелек иткән Эльвира Нәбиева лаеклы ялга китте. 

Ххх
ЗАРИФУЛЛИН Ренат Рәсил улы район башкарма комитетының социаль үсеш буенча бүлеге баш белгече (спорт буенча) итеп билгеләнде. 
Р.Зарифуллин 1994 елда Сарсак-Омгада туган. 2015 елда Самара дәүләт элемтә юллары университетын тәмамлаган. Моңа кадәр “Олимп“ спорт комплексында спорт буенча инструктор булып эшләде. 

Ххх
ИМАНОВА Любовь Сергеевна “Форпост“яшьләр (студентлар) берләшмәләренең җәмәгать тәртибен саклау буенча үзәге җитәкчесе итеп билгеләнде. 
Л.Иманова 1979 елда Әгерҗедә туган. Ижауда Удмурт дәүләт университетында укыган. Моңа кадәр район башкарма комитетының спорт һәм туризм бүлеген җитәкләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев