22 мартта Әгерҗе шәһәрендә һәм авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдум үтәчәк.
Бу көнне сайлау участоклары иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр сайлаучыларны кабул итәргә әзер инде. Туган төбәген төзекләндерү өчен үзара салым җыярга риза булган һәр сайлаучы бу көнне тавыш бирергә хокуклы. Үзара салымнан нинди категория гражданнарны азат итүне һәр...
22 мартта Әгерҗе шәһәрендә һәм авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдум үтәчәк.
Бу көнне сайлау участоклары иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр сайлаучыларны кабул итәргә әзер инде. Туган төбәген төзекләндерү өчен үзара салым җыярга риза булган һәр сайлаучы бу көнне тавыш бирергә хокуклы. Үзара салымнан нинди категория гражданнарны азат итүне һәр җирлек үзе хәл итә. Мәсәлән, Әгерҗедә бу салымнан I һәм II группа инвалидлар, 80 яшен узган өлкәннәр, армиядә хезмәт итүчеләр, көндезге бүлектә укучы студентлар азат ителде. Әмма алар референдумда тавыш бирергә хокуклы. Референдумда тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле булганнан соң, үзара салым җыюга ризалык бирүчеләр 50 проценттан артык булса, 18 яше тулган граҗданнардан Әгерҗедә - 200әр, авыл җирлекләрендә 150-200әр сум үзара салым җыелачак. Тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез, сез тапшырган һәр бер сум өчен Хөкүмәт дүрт сум өстәячәк. Узган ел авыл җирлекләреннән җыелган 1 миллион 600 мең сумга Хөкүмәт 6 миллион 400 мең өстәде.
22 мартта референдумда катнашу мөмкинлегегез булмаса, 21 мартка кадәр эш көннәрендә 5-19, шимбә-якшәмбе 9-12 сәгатьләрдә үзегезнең сайлау участокларына килеп, үзара салым җыюга ризалыгыгызны белдереп тавыш бирә аласыз. Референдумга барганда паспортыгызны алырга онытмагыз.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев