Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Серафима НИКОЛАЕВА: Өч-дүрт сәгатьтә унар литрлы чиләкләрне тутырабыз

Җиләк җыючыларга 30 градуслы эссе дә киртә түгел

Бу көннәрдә җиләк басулары халык белән тулы. Быел каен, җир җиләкләре мулдан булгач, шөкер, һәркемгә дә җитә. Җиләк җыючыларга 30 градуслы эссе дә киртә түгел, йөзләре кояшта янса да, табигать нигъмәтләре белән чиләкләре тулы булгач кәефләре күтәренке аларның. 

Серафима НИКОЛАЕВА, Байтуган авылы: 

–    Җиләк сезоны кыска булганлыктан, соңгы вакытларда йорт, хуҗалык мәшәкатьләрен бераз читкә куеп торырга туры килде. Авылдашлардан каен җиләге өлгерә башлаган дигән сүзләрне ишеткәч тә, гаиләбез белән төштән соң көн бераз сүрелүгә җиләккә дип чыгып китәбез. Безнең авылны чыгуга Удмуртия җирләре башлана. Анда ташландык басулар бар. Алар хәзер җиләклеккә әйләнделәр инде. Каен җиләге дә, җирнеке дә бик мул быел. Без моңа кадәр каенныкын гына җыйдык. Җиләк, башка елларга караганда, эре. Өч-дүрт сәгатьтә унар литрлы чиләкләрне тутырабыз. Ирем Валерага күз тимәсен. Ул бик тиз җыя. Ә балалар белән мин аннан калышмаска тырышабыз. 

Мин җиләкне изеп шикәр комы белән болгатам да шешәләргә тутырып туңдыргычка куям. Подноска таратып шул килеш кенә дә туңдырам. Анысы кыш көне дә басудан җыеп алып кайткан кебек була, таралып тора. 

Җир җиләгенә атна ахырында йөри башларбыз дип уйлыйм. Әлеге вакытка инде ул да ныклап пешеп җитәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев