Ә сез беләсезме? Пиннек турында фактлар
Пиннекнең озынлыгы 50-60 сантиметр тирәсе булырга тиеш
Пиннек бәйләгәндә вак ботакларны эчтә калдырырга, эреләрен тышка чыгарырга кирәк. Аның очлары да тигез булу мөһим.
Пиннекнең озынлыгы 50-60 сантиметр тирәсе булырга тиеш.
Тоткычының калынлыгы уртача 6 сантиметр булган себерке – чабыну өчен иң уңайлысы.
Пиннекне туңдыргычта саклап булганлыгы турында ишеткәнегез бар идеме? Моның өчен аны азык пленкасына тыгыз итеп төрергә генә кирәк. Кышын туңдыргычтан алган пиннекне мунчада пешерсәң, хуш исеннән башлар әйләнә, диләр.
Пиннек бәясе: бер пары – 120-130 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев