Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Соцпакетмы, акчамы?

Тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез: әгәр сез социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан булсагыз һәм соңгы вакытта даруларга мохтаҗлыгыгыз туган икән, соцпакетка кире кайту өчен 1 октябрьгә кадәр Пенсия фонды идарәсенә гариза язарга кирәк. Соцпакеттан баш тарткан кеше җитди авырып китсә дә, киләсе елның 1 октябренә кадәр бу мөмкинлектән файдалана алмаячак....

Тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез: әгәр сез социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан булсагыз һәм соңгы вакытта даруларга мохтаҗлыгыгыз туган икән, соцпакетка кире кайту өчен 1 октябрьгә кадәр Пенсия фонды идарәсенә гариза язарга кирәк.

Соцпакеттан баш тарткан кеше җитди авырып китсә дә, киләсе елның 1 октябренә кадәр бу мөмкинлектән файдалана алмаячак. Федераль ташламаларга ия булган инвалид елына бер тапкыр соцпакетны ничек файдаланырга - акчамы йә натураль ташламалармы икәнлеген хәл итә ала. Әгәр кеше акча сайлый икән, аңа ай саен дарулар өчен 716 сум түләнә. Соцпакет сайлаучыларның акчалары исә ай саен "кәрҗингә" тупланып барыла. Үзәк казнадан әлеге кәрҗингә җыела торган бу акча айга 1063,2 сум тәшкил итә. Акчаны сайлаучылар бу кәрҗинне бушатканын аңлап бетермиләр. Мәсәлән, узган ел гына да бушлай дарулардан баш тартып, акчаны сайлаучылар аркасында республикага федераль казнадан әлеге кәрҗингә 3 миллиард сум акча керми калган.

Кызганычка каршы, күпләр пенсиягә өстәмә булыр дип, акчага кызыгып, соцпакеттан баш тарталар. Әмма җитди авырып китсәләр, кыйммәтле даруларга пенсия акчасы гына җитмәячәге турында уйламыйлар. Бигрәк тә бронхиаль астма, шикәр диабеты, туберкулез, яман шеш һәм психик авыруларны дәвалау өчен дарулар кыйммәт.

Федераль ташламаларга ия булучыларга тагын бер тапкыр мөрәҗәгать итәм: соцпакеттан баш тартканчы кат-кат уйлагыз. Авыру көтмәгәндә килергә мөмкин һәм сез ел әйләнәсе бу социаль хезмәтләр җыелмасына кире кайта алмаячаксыз. Ә кыйммәтле даруларны сатып алырга пенсия акчагыз гына җитмәячәге көн кебек ачык. Менә шул вакытта терсәкне тешләргә туры килмәсен.

Эдуард ОВЧИННИКОВ,

поликлиника буенча баш табиб урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев