Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Татарстанда коронавирус йоктыруның өч яңа очрагы ачыкланган

Бүген барысы да карантинда

Татарстанда Covid-2019 коронавирус инфекциясе йоктыруның өч яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Гражданнар Татарстанга Швейцария, Франция һәм Испаниядән кайткан, хәзерге вакытта аларның икесе — Казандагы Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә, берсе Чаллыда дәвалана. Барысының да хәле канәгатьләнерлек дип әйтерлек, температуралары һәм коронавирус симптомнары юк», — диде Галимова.

Алар белән контактка кергән барлык кешеләрне табиблар күзәтә. Коронавирус йоктырган кешеләр белән бер самолетта кайткан пассажирларны да санитар хезмәтләр контрольдә тота.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев