Тирсәдән Нәфыйковлар гаиләләре белән сайлау участогына килделәр
Алар 483нче участокта тавыш бирделәр
Гаилә башлыгы Әкрам абый, аның җәмәгате Раилә апа, кызлары Рузилә, уллары Ринат һәм аның гаиләсенең кәефләре күтәренке.
– Илебезнең якты киләчәге өчен тавыш бирергә килдек. 41 ел бергә яшәү дәверендә җәмәгатем Раилә белән бер генә сайлауны да калдырганыбыз юк. Әмма ил Президентын сайлау ул – иң әһәмиятлесе, – диде гомере буе машина йөртүче булып эшләүче Әкрам абый. Сайлауга аларның кызлары, уллары һәм аның гаиләсе белән килүе матур күренеш булды.
– Балаларыбыз да киләчәккә битараф булмыйча үссеннәр. Тагын бер теләгебез – әти-әниебез үрнәгендә бергәләп сайлауларга йөрүне күркәм традициягә әйләндерү, – диде Ринат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев