Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәрәзәдән егылып төшеп һәлак булган баланың әти-әнисен ни көтә?

Әти-әнинең шәхесләре билгеләнгән, алар Урта Азиядән күченеп килгән

Әлмәттә тәрәзәдән егылып төшеп һәлак булган кызчыкның әти-әнисенең шәхесләре билгеле булган. Алар Урта Азиядән күченеп килгән, дип хәбәр итте Әлмәт шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Игорь Нагаев.

Искәртеп узабыз, 11 май көнне Әлмәттә якынча 18.30да фаҗига килеп чыга, күп фатирлы йортның 8 катындагы тәрәзәдән 2 яшьлек бала егылып төшеп һәлак була. 

«Бу хәлне шул йортта яшәүчеләр күреп ала һәм шунда ук табиблар чакырталар. Һәлак булган кызчык яшәгән фатирда тагын 6 һәм 4 яшьлек ике бала табыла. Әти-әниләре бу вакытта эштә була», - дип билгеләп үтте Нагаев.

Әти-әнинең шәхесләре билгеләнгән, алар Урта Азиядән күченеп килгән.

«Балаларын тиешенчә карамаган әти-әнинең гамәлләренә бәя биреләчәк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле чаралар күреләчәк», – дип өстәде Нагаев. Әлеге факт буенча Россия Җинаять кодексының 109 маддәсе буенча “Саксызлык аркасында үлемгә китерү” буенча җинаять эше кузгатылган.  Әлеге маддә буенча ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү күздә тотыла.

Чыганак: Шәһри Казан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев