Вируслы үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны арта
Саклык чаралары турында онытмыйбыз
Бу атнада район оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә коронавирус буенча район штабы җитәкчесе Римма Гыйльметдинова әлеге авыруга кагылышлы вәзгыять белән таныштырды.
– Коронавирус авыруының таралуына юл куймау максаты белән райондагы барлык хуҗалык субъектларында башкарылган чаралар, полиция, Роспотребнадзор, сәламәтлек саклау системалары вәкилләре тарафыннан куелган ныклы контроль райондагы хәлне тотрыклы тотарга ярдәм итә. Бүгенге көнгә безнең районда коронавирус белән авыруның 9 расланган очрагы исәпләнә. Шулардан 7 кеше савыкты, 2се күзәтү астында кала. Барлык очракларда да авыру җиңел һәм уртача авырлыкта уза. Без – республикада авыру таралу дәрәҗәсе түбән булган районнар исемлегендә, – дип сөйләде Римма Ринатовна. – Шул ук вакытта вируслы үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны арту күзәтелә. Күрше Кече Пурга районында авыручыларның күп булуы да сагайтырга тиеш.
Хәзерге вакытта чикләүләр алынуның икенче этабы дәвам итә. Өченче этапка ничек тиз күчүебез бары тик үзебезгә генә бәйле. Үтенеч бер: барлык саклык чараларын төгәл үтәгез. Аларның кемгәдер түгел, үзебезнең сәламәтлек өчен кирәклеген онытмагыз , – диде штаб җитәкчесе.
Сүз уңаеннан: санитар-эпидемиологик чараларның үтәлешен тикшерүләр алга таба да дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев