Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

Рус Тат
Көн темасы

Җылылыкка тарифлар артты

ТР Тарифлар буенча Дәүләт Комитетының "Кулланучыларны җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның җылылык энергиясенә тарифлар билгеләү турында"гы карары нигезендә Әгерҗе шәһәрендә 1 сентябрьдән җылылык энергиясенә тарифлар артты. Элек 1 Гкал җылылык энергиясе тарифы 1120 сум булса, 1 сентябрьдән - 1195,85 сум. Күпфатирлы йортта җылылыкны исәпләүче гомумйорт приборы куелмаган икән, бу йортта...

ТР Тарифлар буенча Дәүләт Комитетының "Кулланучыларны җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның җылылык энергиясенә тарифлар билгеләү турында"гы карары нигезендә Әгерҗе шәһәрендә 1 сентябрьдән җылылык энергиясенә тарифлар артты. Элек 1 Гкал җылылык энергиясе тарифы 1120 сум булса, 1 сентябрьдән - 1195,85 сум.
Күпфатирлы йортта җылылыкны исәпләүче гомумйорт приборы куелмаган икән, бу йортта яшәүчеләр җылылык өчен елның 8 аенда, ягъни сентябрь-апрель айларында гына түләячәкләр. ТР Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм архитектура министрлыгының быелның 21 августында кабул иткән карары нигезендә май-август айларында җылылык өчен түләүләр исәпләнмәячәк. Әлеге карар нигезендә 1 сентябрьдән гамәлгә кергән тарифларны тәкъдим итәбез:
- 1999 елга кадәр төзелгән һәм үзәктән җылытыла торган йортларда җылыту өчен кулланыла торган коммуналь хезмәтләр нормативы 1-4нче катларда бер квадрат метрга 0,02668 Гкал, 5нче каттагыларга - 0,02315 Гкал.
- 1999 елдан соң төзелгән йортларда бер квадрат метрга 1нче катта - 0,01882, 2нчедә -0,01584, 3нчедә - 0,01559, 4-5нче катларда 0,01346 Гкал.
Нәтиҗәдә, җылылык өчен хезмәтләргә бер квадрат метр өчен түләү якынча 25 процентка артыр дип көтелә.
"Управление-ЖКХ", "Жилсервис" җәмгыятьләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев