Зур гаиләгә – җиңел машина
Февраль ахырында Татарстанда "Зур гаилә" хәйрия акциясе старт алган иде. Әлеге акция 7 һәм аннан күбрәк бала (шул исәптән, тәрбиягә алынган һәм инвалид балалар) тәрбияләүче гаиләләрне автомобиль белән тәэмин итү йөзеннән оештырыла. Аның кысаларында Әгерҗедә гомер кичерүче Шамил-Раушания Акбашевлар гаиләсе дә җиңел автомобильле булачак. 7 бала (шуларның 6сы тәрбиягә алынган)...
Февраль ахырында Татарстанда "Зур гаилә" хәйрия акциясе старт алган иде. Әлеге акция 7 һәм аннан күбрәк бала (шул исәптән, тәрбиягә алынган һәм инвалид балалар) тәрбияләүче гаиләләрне автомобиль белән тәэмин итү йөзеннән оештырыла.
Аның кысаларында Әгерҗедә гомер кичерүче Шамил-Раушания Акбашевлар гаиләсе дә җиңел автомобильле булачак. 7 бала (шуларның 6сы тәрбиягә алынган) тәрбияләүче ишле гаиләгә машина ачкычы 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев