Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Иж-Бәйкинең иң бай әбисенә туксан биш тулды

Аның өч баласы, 14 оныгы, 26 оныкчыгы, оныкчыкларының ике баласы бар

Иж-Бәйкидә ХӘМИДУЛЛИНнар йортында дүрт буын вәкиле яши: Әминә әби, аның улы Тәфкил–Венера, оныгы Рамис–Фәнүзә, оныкчыгы Данис. Йортның иң өлкән вәкиле – тыл һәм хезмәт ветераны Әминә әбигә шау чәчәкле май аенда 95 яшь тулды.

Зиһененә, акыллылыгына, төпле фикерле булуына, зирәклегенә күз тимәсен әле аның. Күзләре күрә, колаклары ишетә... 

 

«Иң мөһиме, өебезнең тере йозагы ул, – ди килене Венера. – Гомергә ишек бикләгәнебез, йозаклы өйгә кайтып кергәнебез булмады. Ирем белән без көн-төн колхоз эшендә булдык. Әни малайларыбызны да үстерде, өстәлдән кайнар ризык та өзелмәде».

 

Октябрь авылы кызы Әминә кечкенәдән тормыш арбасына җигелә. Бигрәк тә сугыш елларында авырга туры килә. Сугыш башланганда 11 яшьлек яшүсмер кыз, зурлар белән бер сафка басып, колхоз эшләрен башкара. 

 

«Җир сөрү өчен колхозның иң арык атын миңа бирделәр. Ул атны жәлләгәннәрем... Аның белән ничек эшләгәнмендер, белмим. Яңадан үгез җигә башладым», – ди ул.

 

Шул рәвешле, сугыш чорында Әминә һәм аның кебек үсмерләр колхозда төп көч булалар. Җир дә эшкәртәләр, чәчү дә чәчәләр, ашлык та уралар.

 

«Бергә уйнап та, эшләп тә үскән балачак дусларым Мөсәлия, Сәмига белән гомер сукмакларыбыз кисешмәде. Соңрак барыбыз да Иж-Бәйкидә төпләндек», – ди Әминә апа.

 

Ул үзе бу авылга 1951 елда килен булып төшә. 

 

«Ирем Равил мине кечкенә генә йортка алып кайтты. Каенанам белән бергә яшәдек. Аннан йорт салдык. Бер-бер артлы алты балабыз туды. Балалар үсә төшкәч тагын бер йорт күтәрдек», – ди Әминә апа.

 

Ул гомере буе колхозда хезмәт куя. Иж-Бәйки бригадасының тавык фермасында эшли, алдынгылыкны үз кулында тота. Күп тапкырлар район слетларында бүләкләнә. 

Әмма Хәмидуллиннарның да бәхетле гаиләсенә бер-бер артлы кайгы җиле кагыла. Бер кызлары сабый чакта вафат була. Пенсиягә чыгарга ике атна калгач гаилә башлыгының гомере өзелә. 33 һәм 55 яшьлек улларын да соңгы юлга озатырга туры килә. 

 

«Ул хәсрәтләрне бик авыр кичердем. Искә алмаган бер генә көнем дә юк үзләрен», – дип сагышка бирелә әбекәй. 

 

Улы Тәфкил һәм килене Венера белән 43 ел бер түбә астында яшиләр. 

 

«65 яшьтә дә “улым” дип аркамнан сөюче әни булу – иң зур бәхет ул», – ди Тәфкил абый.

 

«Гомер буе әниле-кызлы кебек яшибез. Эшне киңәшләшеп, ярдәмләшеп башкардык. Әнидән пөхтәлеккә, тәртипкә өйрәндек. Ул – безнең мировой, күз тимәсен», – ди Венера апа.

 

Төп йорт бала-оныклардан өзелеп тормый. Биредә балалары Рафинад, Дамира, аларның гаиләләре еш кунак. Һәрберсен ачык йөз, табын тулы ризык белән каршы алалар.

 

«Мин – бик бай әби. 14 оныгым, 26 оныкчыгым бар. Оныкчыкларымның да ике баласын сөю бәхетенә ирештем», – ди Әминә әби.

 

...Биектау белән Иж-Бәйки авыллары арасында бик матур каен посадкасы бар. Аны 1951 елда утыртканнар. Бу – Әминә апаның килен булып төшкән вакыты.

 

«Әнә шул каеннар – минем гомер һәм хезмәт елларымның шаһитлары. Тормышта ачысын-төчесен дә, шатлыгын-сөенечен дә күрдем. Әмма үкенмим. Гомер көзем бала-оныкларым тәрбиясендә узу белән бәхетле мин», – ди ветеран.

 

Әминә әби Хәмидуллинаны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, Иж-Бубый авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Җәләлетдинова котлап, бәйрәм открыткалары, бүләкләр тапшырдылар, изге теләкләр юлладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев