Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Ләлә ХӘСӘНОВА 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте

Һәр кеше бәхет өчен туа. Әнә шулай ди Әгерҗедә яшәүче Ләлә ХӘСӘНОВА. Шуңа күрә ул һәркемдә дә яхшы сыйфатлар гына күрә. Үзе дә тыйнак, сабыр, итагатьле.

Башкортстанда хезмәт сөючән гаиләдә туа ул. Кулакларны эзәрлекләү башлангач, аларның гаиләсе Әгерҗегә килә. Ләләгә нибары ике яшь була. Биредә ул урта мәктәпне тәмамлый. Аннан Ижау каласындагы икееллык укытучылар әзерли торган институтта белем алып, табигый фәннәр укытучысы белгечлеге алып чыга. Аны үзе укыган 10нчы мәктәпкә эшкә билгелиләр. География дәресләрен алып бара, ботаника, зоология фәннәрен дә дә укытырга туры килә. 25 ел туган мәктәбендә бар күңелен биреп, вакыт белән исәпләшмичә хезмәт куя.

- Тормыш иптәшем Әгерҗе елгасын кардан чистарта иде дә, рәхәтләнеп тимераякта шуа идем, – дип сөйләде спорт яратуы турында Ләлә ханым. “Яңа гына зарядка ясадым әле” дип каршылады ул котларга килүчеләрне.

Ләлә ханым хәзер тимер юлда эшләп лаеклы ялга чыккан кызы Әлфия белән яши. Ике оныгы, алты оныкчыгының уңышларына куанып гомер кичерә. Ел саен Красный Бордагы тернәкләндерү үзәгенә бергәләп баралар.

- Красный Бор тау башларында җир җиләге бик уңа. Шунда җиләк җыеп, кыш буена үзебезгә җитәрлек кайнатма әзерлибез. Җиләк җыярга бик яратам. Кызым белән ярыша-ярыша җыябыз, – ди көр күңелле, яшьләрчә җитезлеген югалтмаган ханым.

90 яшьлек юбилеен ул зурлап кафеда үткәргән. Унынчы дистәсен ваклаучы  Агния Марова, Валентина Земскова кебек дуслары, туганнары, Любовь Максимова кебек укучылары белән бергәләп бәйрәм иткәннәр.

2нче мәктәпнең 100 еллык юбилеенда да катнашкан Ләлә Зәкиевна. Музей өчен экспонатлар да биргән.

Олуг юбилее белән котларга үзе укыткан мәктәптән дә килгәннәр. Үзләренең һәм район башлыгының изге теләкләрен җиткергән мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллинага, профсоюз җитәкчесе Гөлсинә Мөхәммәтдиновага да рәхмәт сүзләрен әйтте Ләлә Зәкиевна.

- Көн саен кызым белән бергәләп вокзал алдындагы паркка барабыз. Әгерҗенең көннән-көн матурлана баруына сөенәм.  Җитәкчеләргә эшләрендә киләчәктә дә уңышлар телим. Әгерҗе туган җирем кебек якын, – дип озатып калды юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев