“Мин – нефтьче!“ди, горурланып, Ямурзадан Рәис Хәлиуллин
6 сентябрь – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне
“Мин – нефтьче!“ди, горурланып, Ямурзадан Рәис ХӘЛИУЛЛИН. Биредәге “Прикамнефть“ идарәсенең нефтьне алдан әзерләү участогында хезмәт куя ул.
Туган авылын чиксез яратучы авыл улы мәктәпне тәмамлагач Минзәлә техникумында агроном һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын Чапаев исемендәге колхозда башлый. Армия хезмәтеннән соң туган авылында – Пушкин исемендәге колхозда эшли. Гаилә корып, йорт җиткереп, өчәр сыер асрап яши авыл уңганы җәмәгате Нәсимә белән. Колхозлар таркала башлагач, нефтьче һөнәрен үзләштерә. Башта нефтьне судан һәм тоздан арындыру установкасы операторы була. Тиздән өлкән оператор итеп куялар. Бу өлкәдә хезмәт куюына 28 ел булган инде.
Якын-тирәдә урнашкан скважиналардан нефть, газ һәм су катнашмасы нефтьне алдан әзерләү пунктындагы зур резервуарларга килә. Анда нефть, газ һәм суны аергач, кара алтын торбалар аша Менделеев районына җибәрелә. Ә аерылган су яңадан җир астына суыртыла. Менә шушы процесс технологик карта таләпләренә җавап бирерлек һәм берөзлексез барсын өчен биредә Красный бор, Ямурза, Уразай, Салагыш, Тат.Чилчәдән унике оператор көн-төн хезмәт куя. Куркынычсызлык кагыйдәләре төгәл үтәләме, температура нормадамы, басым күтәрелмәгән яки төшмәгәнме, мичләр янамы, газы киләме, төзексезлекләр юкмы, нефть сыйфатлымы – барысы да аларның ныклы контроле астында бара.
– Рәис – бик оста белгеч, тәртип һәм төгәллек яратучы таләпчән җитәкче булу белән бергә, гади һәм тырыш хуҗа да. Вазифам югары дип тормый, территориягә чәчәк утыртуда да, үләннәр чабуда да, кар көрәүдә дә, чистарту-буяу кебек эшләрдә дә катнаша, – ди озак еллар бергә эшләгән хезмәттәше Кәримә Нәҗметдинова.
Күпьеллык тырыш хезмәте Рәискә зур хөрмәт китерә. Фотосы күп тапкырлар “Прикамнефть“ идарәсенең Мактау тактасына куела. “Татнефть“ җәмгыятеннән, “Прикамнефть“ идарәсеннән бирелгән күпсанлы Мактау грамоталары да, идарәдән бирелгән “Иң яхшы уйлап табучы“ таныклыгы да аның чын күңел биреп эшләүче югары һөнәри осталыкка ирешкән хезмәткәр булуын ачык күрсәтә.
– Эшкә сөенеп барам. Коллективыбыз бердәм, аңлашып эшлибез. Өч ел саен санаторийга юллама белән бүләклиләр. Узган ел Алабугада “Космос“ санаториенда сәламәтлегемне ныгытып кайттым. Сентябрьнең беренче якшәмбесе – һөнәри бәйрәмебез. Шул уңайдан да күп тапкырлар хөрмәтләүләргә лаек булдым. Бездә эшләүче хатын-кызлар – 50, ир-егетләр 55 яшьтән лаеклы ялга чыга. Алты ел элек пенсия ала башласам да, эштән туктарга уйламыйм әле, – ди Рәис, бәхетле елмаеп.
Хөрмәт дигәндә, ямурзалылар Рәиснең җәмәгатенең әти-әнисен Салагыштан алып кайтып, өй түреннән урын бирүен сокланып сөйли.
– Рәис әби-бабасына карата бик мәрхәмәтле булды. Гомер көзендә үз әнисен дә хөрмәтләп тәрбияләде. Ярдәмчел, киң күңелле, өлкәннәргә рәхим-шәфкатьле булуның матур өлгесе ул, – ди медицина ветераны Нәзирә Шәймөхәммәтова.
– Узган ел энҗе туебызны бәйрәм иттек. Эше ничек кенә җаваплы булса да, гомер буе Рәис белән йорттагы эшләрне дә һәрчак бергәләп башкарабыз. Хәтта шушы чәчәкләрне дә икәү үстерәбез, – ди җәмәгате Нәсимә, ишегалдын тутырып үскән чәчәкләргә күрсәтеп.
...Өлкән оператор буларак, Рәис атнага ике тапкыр Иж елгасына кадәр 16 чакрымнан артык озынлыктагы нефтьүткәргеч торбаларның торышын тикшереп кайта: җәен – машинада, кышын “Буран“да. Яшьлектә эшләгән басу-кырлары да, хәзер хезмәт куя торган “Ямурза“ нефть участогы да бердәй якын аңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев