Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Туган көнгә, юбилейларга котлау текстлары

Кадерле кешегезнең, әти-әниегезнең, якыныгызның туган көне, юбилее җитте, ди. Ә сез аны үзенчәлекле, матур итеп котларга телисез. Без сезгә ярдәмгә килергә булдык. Игътибарыгызга туган көн котлаулары тәкъдим итәбез.

ЯКЫННАРГА

Кадерлеләребез, ихлас күңелдән гомер бәйрәмнәрегез белән тәбриклибез.

Сезнең ачык күңелле, көләч йөзле, саф елмаюлы, олы йөрәкле, туган җанлы, ярдәмчел булуыгызга сокланабыз. Акыллы киңәшләрегез, мәрхәмәтле, кунакчыл булуыгыз тормышыбызны бизи, кәефебезне күтәрә.

Ходай биргән гомернең кадерен белеп, бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып, исәнлектә-саулыкта, күңел тынычлыгы белән, бәрәкәтле мул тормышта һәр туган көнгә сөенеп, озын хәерле гомер кичерергә язсын.

Алтын яфрак яуган чакта

Сез тугансыз дөньяга.

Тән сихәте юлдаш булсын

Һәм иминлек һәр көндә.

Күңел күгегез аяз булсын,

Ташып торсын җанда егәрлек.

Куанычлар гына телибез

Гомер көзләренә җитәрлек.

 

ӘНИЛӘРГӘ

Сабырлык, киң күңеллелек, уңганлык, мәрхәмәтлелек – болар әниебезгә хас матур сыйфатларның берничәсе генә. Тормыш сөючән, булганына шөкер итеп яшәүче, кечкенә генә сөенечне дә зур итеп кабул итүче кадерлебезнең исән-сау булып, безне куандырып яшәвен телибез.

Күз нурыңны түктең безнең өчен,

Йөрәк җылың булды гел юлдаш.

Шатлыгыбыз арта сиңа карап,

Безнең өчен бәхет син булгач.

 

ӘТИЛӘРГӘ

Яшьлектә корган гаиләбездә балаларыбызны үстереп олы тормыш юлына аяк бастырдык. Аларга үрнәк, яхшы әти, минем өчен ныклы таяныч, олы терәк булганың өчен зур рәхмәт. Әле күп еллар бәхетле гомер кичерергә, балаларыбызның уңышларына куанып яшәргә язсын.

Кайгы-хәсрәт мәңге юл тапмасын

Безнең тату, бердәм ояга.

Пар канатлы булып озак яшик

Бәхет-шатлык татып дөньяда.

Әтиебезнең тырышлыгына, осталыгына, гаилә җанлы булуына сокланабыз. Олы киңәшчебез, ярдәмчебез булып, елларга бирешмичә, сау-сәламәт гомер итәргә язсын сиңа, әткәй. Туган йортыбыз әнкәебез һәм әткәебез булганда нурлы, якты һәм матур. Без сез булганга бик бәхетле, кадерлеләребез.

Безнең өчен күпме тырышасың,

Уйланасың гомер эчендә.

Онытмабыз, әткәй, һичбер вакыт,

Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.

ххх

Без синең һәрвакыт көр күңелле, сәламәт булуыңны телибез. Безгә биргән яхшы тәрбияң өчен мең рәхмәт. Сөекле әниебез белән 56 ел иңне-иңгә куеп, безгә үрнәк булып яшисез. Ходай Тәгалә киләчәктә тә тигезлегегездән аермасын. Әле озак еллар сезнең янга ашкынып кайтырга, көләч йөзегезне күреп куанырга язсын. Без сезне бик тә яратабыз.

Рәхмәт, әти, сиңа барысы өчен,

Тәрбияңә, биргән назыңа.

Күңел тынычлыгы юлдаш булсын

Картлыгыңның якты язында.

ххх

Ходай сине сәламәтлектән, тигезлектән аермасын. Юлларда имин, хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын. “Бабай“ дип өзелеп торучы оныкларны тәрбияләүдә кызыбызның олы терәге булып, татулыкта бергә-бергә яшик әле.

Бу катлаулы тормыш юлларында,

Син таяныч безгә, син – терәк.

Бәхетле бул, кадерлебез, сәламәт яшә,

Һәрвакытта безгә син кирәк.

60 яшь дип уфтанма син,

Хикмәт яшьтә түгел, яшьнәүдә.

Таза, тыныч тормыш телибез без

Сиңа алга таба яшәүдә.

 

ЯШЬ КЕШЕГӘ

Без сине бик тә тырыш, киң күңелле, ачык йөзле, кешелекле булганың өчен ихтирам итәбез. Олыны – олы, кечене кече итә беләсең, һәрвакыт кулыңнан килгәнчә булышасың. Гомер бәйрәмең белән котлап, иң мөһиме, сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә әти-әниеңнең ныклы терәге булып, башкаларга кирәк булып яшә. Ходай Тәгалә чикләнмәгән уңышлар, бәхет-сөенечләр насыйп итсен. Сиңа моңа бик тә лаек.

Гел шулай кыю бул бөркеттәй,

Хыялың, өметең  зур булсын.

Башлаган эшләрең һәрвакыт

Раббыбыз бары тик уң кылсын.

 

 

18 ЯШЬКӘ

Кызыбыз, без сиңа бәхетле матур киләчәк телибез. Укуыңда зур уңышларга ирешергә, яңа үрләр яуларга язсын. Безне һәрвакыт сөендереп, шатландырып тор.

Алда синең гомерләрнең

Иң җаваплы, кызык чоры:

Диплом алу, гаилә кору

Һәм бик күп эшләр тагы...

Шуңа күрә искәртәбез:

Уйлап кына кыл һәр эшең.

Бәхет белән озак яшә,

Бул син һәрчак кирәк кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

2

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев