Туган көнгә, юбилейларга котлау
Игътибарыгызга туган көн котлаулары тәкъдим итәбез
-
ЯКЫННАРГА
Кадерлеләребез, ихлас күңелдән гомер бәйрәмнәрегез белән тәбриклибез.
Сезнең ачык күңелле, көләч йөзле, саф елмаюлы, олы йөрәкле, туган җанлы, ярдәмчел булуыгызга сокланабыз. Акыллы киңәшләрегез, мәрхәмәтле, кунакчыл булуыгыз тормышыбызны бизи, кәефебезне күтәрә.
Ходай биргән гомернең кадерен белеп, бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып, исәнлектә-саулыкта, күңел тынычлыгы белән, бәрәкәтле мул тормышта һәр туган көнгә сөенеп, озын хәерле гомер кичерергә язсын.
Алтын яфрак яуган чакта
Сез тугансыз дөньяга.
Тән сихәте юлдаш булсын
Һәм иминлек һәр көндә.
Күңел күгегез аяз булсын,
Ташып торсын җанда егәрлек.
Куанычлар гына телибез
Гомер көзләренә җитәрлек.
-
КҮРШЕГӘ
Безнең өчен син – зирәк киңәшче, уңган, һәрчак ярдәмгә әзер торучы изге күңелле күрше. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ... абый белән тигез бәрәкәтле тормыш телибез. Балаларыгызның җан җылысын тоеп, бәхетләренә сөенеп, күршеләр белән һәрчак шундый яхшы мөгамәләдә булып, шатлыкларга төренеп гомер итәргә насыйп булсын, дибез.
Уңганлыгың, туган җанлылыгың,
Киң күңелең – үрнәк алырлык.
Әти-әниеңнән күчкәндер сиңа
Үҗәтлек, тырышлык, сабырлык.
Кешеләргә кылган игелекләрең
Гомерлеккә истә калырлык.
Тормыштан ямь табып, кадер-хөрмәт тоеп
Рәхәт яшә, күрми авырлык.
- ӘТИЛӘРГӘ
Кадерле әтиебез, сине күркәм юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. “Яхшы атаның хакы йөз яхшы остазның хакыннан да олырак“, диләр. Синең гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Син ‒ безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Син – оныкларыңа да ягымлы дәү әти. Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Исәнлек-саулык, бәрәкәтле картлык телибез! Яратабыз!
- ҖИЗНИГӘ
Бәйрәмең белән котлап, сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы телибез. Апабыз белән күп еллар тигез канат булып яшәргә, балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерергә насыйп булсын.
Һәрберебезне кайгыртып торучы, ачык йөзле, киң күңелле, сабыр холыклы, туганнарны хөрмәт итүче иң якын кешебез син.
70 яшең белән котлап,
Зур бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен
Олылыйбыз бүген сине без.
Тыныч күңел белән озак яшә,
Бәхет-шатлык татып дөньяда.
Игелек һәм муллык диңгезеннән
Бик мул өлеш чыксын сиңа да.
- ТОРМЫШ ИПТӘШЕНӘ
Гомер юлыбызны матур, бәхетле итеп уздыруда синең өлешең бик зур. Балаларны үстерү, өйдә җылы мохит булдыру, бакчабызны гөл-чәчәкләргә күмү, барыбызны кайгыртып тору өчен синнән күпме тырышлык, сабырлык таләп ителгәндер. Шушы еллар эчендә син үзеңне уйламыйча, безнең өчен борчылып яшәдең. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә! Гомеребез буе бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып торсак иде. Йортыбызда балаларны сөенеп каршы алып, рәхәт итеп, сөенеп-шатланып яшәргә язсын. Беркайчан да авырма, бәхетле гомер телим үзеңә.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергәчә.
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
- 18 ЯШЬКӘ
Кызыбыз, без сиңа бәхетле матур киләчәк телибез. Укуыңда зур уңышларга ирешергә, яңа үрләр яуларга язсын. Безне һәрвакыт сөендереп, шатландырып тор.
Алда синең гомерләрнең
Иң җаваплы, кызык чоры:
Диплом алу, гаилә кору
Һәм бик күп эшләр тагы...
Шуңа күрә искәртәбез:
Уйлап кына кыл һәр эшең.
Бәхет белән озак яшә,
Бул син һәрчак кирәк кеше.
- ЯШЬ КЕШЕГӘ
Без сине бик тә тырыш, киң күңелле, ачык йөзле, кешелекле булганың өчен ихтирам итәбез. Олыны – олы, кечене кече итә беләсең, һәрвакыт кулыңнан килгәнчә булышасың. Гомер бәйрәмең белән котлап, иң мөһиме, сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә әти-әниеңнең ныклы терәге булып, башкаларга кирәк булып яшә. Ходай Тәгалә чикләнмәгән уңышлар, бәхет-сөенечләр насыйп итсен. Сиңа моңа бик тә лаек.
Гел шулай кыю бул бөркеттәй,
Хыялың, өметең зур булсын.
Башлаган эшләрең һәрвакыт
Раббыбыз бары тик уң кылсын.
- ӘНИЛӘРГӘ
Сабырлык, киң күңеллелек, уңганлык, мәрхәмәтлелек – болар әниебезгә хас матур сыйфатларның берничәсе генә. Тормыш сөючән, булганына шөкер итеп яшәүче, кечкенә генә сөенечне дә зур итеп кабул итүче кадерлебезнең исән-сау булып, безне куандырып яшәвен телибез.
Күз нурыңны түктең безнең өчен,
Йөрәк җылың булды гел юлдаш.
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Безнең өчен бәхет син булгач.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев