1 июньдә су коену сезоны башлана
Сакланганны Ходай саклар
Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында сүз су коену сезоны хакында барды.
– Безнең районда су коенырга рөхсәт ителгән урын бары тик Красный бордагы Кама елгасында гына, – дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесе, гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе Артур Акбашев. – Бары шунда гына тиешле итеп җиһазландырылган коткару посты эшли. Башка бер генә җирлектә дә коену өчен рөхсәт ителгән сулыклар юк. Бу хакта әлеге сулыклар территорияләренә кисәтү аншлаглары урнаштырылган. Моның өчен җирлек башлыклары җаваплы.
Тыелган урыннарда су коенуны кисәтү һәм моңа юл куймау максатыннан районда махсус мобиль төркем булдырылган. Аның составына административ комиссия һәм полициянең участок вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары керә. Җиһазландырылмаган урыннарда су коенучыларны “ТР территориясендә су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозу" маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартачаклар. Гражданнар өчен штраф күләме – 1 мең-1,5 мең сум. Тагын бер нечкәлек: балаларның зурлардан башка гына су коену очраклары булганда да полициянең балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениесе вәкилләре әти-әниләрне “Балигъ булмаганнарны тәрбияләү һәм карау буенча ата-аналар һәм балигъ булмаганнарның башка законлы вәкилләре тарафыннан вазифаларны үтәмәү” маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартырга хокуклы.
Әле коену сезоны башланырга өлгермәде, әмма республикада суга батып үлү очраклары бар инде. Ничек кенә гадәти кебек тоелмасын, “сакланганны Ходай саклар” дигән әйтем бу очракта да бик актуаль. Коенырга ярамаган урын булганлыгын яки суның тиешле итеп җылынмаганлыгын белә торып суга керү үзеңнең тормышыңны куркыныч астыну кую икәнлеген һич кенә дә истән чыгарырга ярамый.
ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ:
• Салкын суда коену көзән җыеруга китерергә мөмкин. Көзән җыеру – суда һәлак булуның төп сәбәпләренең берсе.
• Коену өчен су кимендә 18-20 градус җылы булырга тиеш. 20-22 градус булганда тагын да яхшы. Кояшта кызынып, кинәт кенә салкын суга кергәннән соң кисәк температура төшү аркасында кешенең йөрәге туктау куркынычы бар.
• Таныш булмаган урыннарда чумарга ярамый. Елга төбендә чокырлар, агач тамырлары, ташлар һәм башка шундый әйберләр булуы ихтимал.
• Судагы кечкенә балаларны бер генә миутка да күз уңыннан ычкындырмаска кирәк. Алар мизгел эчендә су төбенә китәргә мөмкин.
• Алкогольле эчемлек кулланган килеш суга керү тыела. Аек булмаган хәлдә суга керү суда кеше үлеменә китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора.
Фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев