Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

2025 ел тарихта иң эссе ел булыр дип фаразлана

Бу хакта Россия Гидрометоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде

Галимнәрнең якынча фаразларыннан күренгәнчә, 2025 ел метеорологик күзәтүләр тарихында планетадагы иң эссе еллар бишлегенә яки өчлегенә керәчәк, әмма рекорд куймаячак.

Россия Гидрометоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

 

«2025 ел иң эссе еллар өчлегенә яки бишлегенә керәчәк дигән берничә фараз булды. Бер фаразда хәтта аның икенче урында булачагы әйтелде», — дип искәртте галим.

 

«Әмма әлегә бу исәпләүләр миңа инфляция фаразын хәтерләтә. Хәзерге вакытта моңа җитди карарга кирәкми. Бу фаразга ел уртасында төгәллек кертеләчәк», — диде Вильфанд.

 

Элегрәк метеоролог Җирдә Ла-Нинья табигать күренеше күзәтелүе хакында хәбәр иткән иде, бу вакытта җылы һава атмосферадан океанга китә. Әмма якынча фараздан күренгәнчә, ул озакка сузылмаячак һәм инде апрельдә үк нейтраль фазага күчәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев