31 декабрьдә Татарстан ял итәчәк!
Бу көн урынына шимбә эшлибез
31 декабрьдә Татарстанда ял көне булачак. Тиешле күрсәтмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. Бу хакта республика башлыгы матбугат сәркатибе Лилия Галимова хәбәр итте. Ләкин моның өчен бер көн эшләргә туры киләчәк.
Документ нигезендә, эш көне 31 декабрьдән шимбә, 26сына күчерелә.
"Сүз Татарстан Республикасы президенты тарафыннан билгеләнгән һәм азат ителүче ТР дәүләт вазыйфаларын биләүче затлар, шулай ук ТР дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфаларын һәм башка вазыйфаларны биләүче затлар турында бара", - дип аңлатты Галимова.
Муниципалитетларга һәм республика башкарма хакимиятенә кермәгән дәүләт органнарына, башка оешмаларга тиешле эш графигын кабул итәргә тәкъдим ителде.
Казан Кремле аңлатуынча, эш көне вакытны рациональ оештыру максатларында күчерелде, 31 декабрь - ул гадәти бәйрәм көне, Яңа елга әзерләнү һәм гаилә белән вакытны үткәрү мөмкинлеге, дип күрсәттеләр биредә.
Татарстан 31 декабрьдә ял көне дип игълан ителгән алтынчы төбәк булды. Элегрәк шундый ук карарны Белгород, Курск һәм Владимир өлкәләрендә, Кырым һәм Ставрополь краенда кабул иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев