Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Әгерҗе районы урманнарында аюлар саны арта

Районда утызлап аю бар

Аюдан курыксаң, урманга барма, дигән мәкаль бүгенге көндә дә безнең район өчен актуаль булып кала. Җәй һәм көз көннәрендә җиләкчеләр һәм гөмбәчеләр арасында урман патшасыннан куркып яраткан шөгыльләреннән тыелып торучылар да күп булды.

УТЫЗЛАП АЮ БАР

Әгерҗе районында аюлар белән бәйле хәл ничек? Бу турыда табигать сакчыларыннан белештек.

–    Районда аюлар саны елдан-ел арту күзәтелә. Моннан җиде-сигез ел элек безнең районда өч-дүрт аю гына исәпләнсә, Себер якларында урманнарда янгыннар булганнан соң аларның артуы күзәтелә башлады. Узган елгы исәп буенча бездә утызлап аю бар, – ди биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Эдуард Хуҗахмәтов.
Район территориясен өч өлешкә бүлеп карасак – Әгерҗедән Көчеккә кадәр – 6-7, Красный бор зонасында – 15-17, Тугызбуй урманнарында 7-8 аю бар дип исәпләнә. 

–    Бу һәр семьялыктан бер аюны гына исәпләгәндә шулай. Ә чынлыкта исә ул тагын да күбрәк булырга тиеш, – ди Эдуард Миннәхмәт улы. Көрән аюларның саны арту сәбәпле, алар 2024 елда Кызыл китаптан чыгарылдылар, ләкин урман патшаларына әлегә ау рөхсәт ителми. 

“КамАЗ” аучылык хуҗалыгы аучысы Илнур Хәбибуллин сентябрь аенда урман патшасы белән күзгә-күз очрашкан. 

–    Ямурза авылы янында элек Куянлы дигән авыл булган. Кичкә таба җәяү шул тирәдән бара идем, каршыма өч баласы белән аю килеп чыкты. Чүгәләп күзәтеп торам, болар һаман якынлашалар, үзем видеога төшерергә тырышам. Ике арада егерме метр чамасы калгач торып бастым. Аю күргәч нәрсә эшләргә кирәклеген бик яхшы белсәм дә, күзгә-күз очрашкач каушау да, курку хисе дә көчле була икән. Ташлана инде дип уйладым. Кычкырдым да, сүгендем дә... Аюлар акрынлап урманга кереп киттеләр, – дип сөйли Илнур.

Әле ул бу аюларны тагын берничә көннән төнге рейд вакытында күргән.

–    Мин үзем Тат.Чилчә авылында яшим. Авылдашлар да еш кына аю күрүләре турында сөйлиләр. Шуңа күрә урманга барасыз икән, сак булыгыз. Аю – сизгер дә, ерткыч та хайван. Балалары белән булса, бигрәк тә куркыныч, – ди Илнур.

...Аюлар ноябрь ахырында өннәрендә кышкы йокыга талалар. Кыш ничек килүгә, кар явуга карап бу вакыт үзгәрергә дә мөмкин. Шуңа күрә урман тирәләрендә йөргәндә сак булыгыз. Ялгызыгыз гына бармагыз. Сакланганны гына Ходай саклый, шуны онытмагыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев