Әгерҗе районында этләрне теркәү эше башланды
Моңа кадәр этләрне дәүләт ветеринария берләшмәсендә теркәү ихтыяри булса, хәзер ул мәҗбүри санала
ТР Министрлар Кабинеты Карары (26.12.2024ел, №1214) нигезендә Әгерҗе районында да этләрне теркәү эше башланды.
Бу хакта тулырак аңлатуын үтенеп, район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Ольга АКУЛОВАга мөрәҗәгать иттек.
– 2024 елның 1 сентябрендә гамәлгә кергән карар нигезендә районда мөгезле эре һәм вак терлек, атларны маркировкалау эшен тәмамладык. Ягъни шәхси һәм җәмәгать секторындагы терлекләр барысы да исәпкә алынды. Сүз уңаеннан, терлекне чиплаштыру һәм биркалаштыру эше дәвам итә. Терлек башка районнан һәм төбәктән кайтарылган очракта күчерү процедурасы уздырыла. Биркасы булмаса, куела. Тугач та бирка тагыла.
Ә яңа карар буенча Яңа ел башыннан этләрне чиплаштыру эше башланды. Моңа кадәр этләрне дәүләт ветеринария берләшмәсендә теркәү ихтыяри булса, хәзер ул мәҗбүри санала. Әлеге эш дүртаяклы дусларга вакцинация ясау белән бергә алып барыла.
Чиплаштыру дигәндә махсус шприц ярдәмендә металл чипны хайванның тиресе астына беркетеп куюны аңларга кирәк. Әлеге чипта уникаль номер язылган. Эт һәм аның хуҗасы турында мәгълүматлар ветеринария өлкәсендәге Федераль дәүләт мәгълүмати системасына кертелә. Чиптагы номер да шунда языла. Маэмайны туганнан соң өч ай эчендә теркәү тиешле.
Әлеге чара этләр белән бәйле берничә актуаль мәсьәләне чишү өчен эшләнә. Болар – эт хуҗаларының җаваплылыгын арттыру, хуҗасыз этләр санын киметү һәм эт югалган очракта аның хуҗасын эзләү эшен җиңеләйтү.
Этләрне теркәүгә кагылышлы сораулар белән район ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итә аласыз. Белешмәләр өчен телефон: .....
Белешмә:
Этләрне теркәү һәм чиплаштыру өчен түбәндәге документлар кирәк: хуҗасының теркәү урыны язылган паспорты, ИНН, элемтә өчен телефон номеры, эт асрала торган урынның адресы, этнең ветеринария паспорты (булмаган очракта чиплаштырганда ясала), эт турында туры мәгълүмат (кушаматы, яше, токымы, төсе һ.б.лар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев