Әгерҗедәге Җиңү скверында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 34 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узды
15 февраль – Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгарган көн буларак тарих битләренә язылды
Ун елга якын барган канкойгыч бәрелешләрдә безнең районнан 122 ир-егет катнашты. Аның берсенә – Нарат авылыннан Рафис Хөснетдиновка туган якларга кайту насыйп булмады.
Әгерҗедәге Җиңү скверында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 34 ел тулуга багышланган тантаналы митингка да утны-суны кичкән райондашларыбыз җыелды.
– Сез хәрби юлыгызны интернациональ сугышчылар буларак лаеклы уздыгыз. Үз алдыгызга куелган бурычны намус белән үти алдыгыз. Тирән рәхмәтебезне җиткереп, сезнең алда баш иябез, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ленар Нургаянов.
Ул хәзер махсус хәрби операция барган вакытта Хәтер көненең әһәмияте тагын да артуын билгеләп үтте. Анда катнашучы якташларыбызның туган якларга исән-сау кайтуларын теләде.
Хәрби хәрәкәт ветераннары әфганчылар хөрмәтенә куелган истәлек ташы янына чәчәкләр салдылар, бәрелешләр вакытында һәлак булган һәм туган якларга кайткач гомерләре өзелгән якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев