Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әгерҗелеләр мошенникларга 5 миллион сумга якын акча биргәннәр

Апрель-май айларында шалтыруталар аеруча күп булган

Шушы ярты ел эчендә генә дә әгерҗелеләр мошенникларга 5 миллион сумга якын акча биргәннәр. Апрель-май айларында шалтыруталар аеруча күп булган, июнь аенда да дәвам иткән. Дистәләгән кеше аферистлардан шалтыратулар кабул иткән. Шундыйларның берсе – 74 яшьлек әгерҗеле дә чак кына мошенниклар корбаны булмый калган.

Билгесез зат, стационар телефонга шалтыратып, аңа куркыныч хәбәр ирештерә. Янәсе, аның кызы, светофорның тыелган сигналында юлга чыгып, юл-транспорт һәлакәте ясаган. Нәтиҗәдә, машинасына икенче бер автомобиль килеп бәрелгән. Аның рулендә – хатын кыз, янәшәдә – бала. Алар икесе дә җитди җәрәхәт алганнар. Бу хәбәрдән соң пенсионер югалып һәм куркып калган. Мәсьәләне чишү өчен акча таләп итәләр. Аны әби курьер аша бирерә тиеш була.

“Мин ул көнне бик тә борчылдым, чөнки кызымның мобильныена күпме генә шалтыратсам да, ул алмады. Нәрсәдер булган дип уйладым. Моңа кадәр алай булганы юк иде бит”, – дип сөйли ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев