Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әгерҗенең спорт ветераны сайлау участогына йөгереп килгән

Ветеран әйтүенчә, бу ялларда аның өчен икеләтә бәйрәм: Россия Президентын сайлау һәм 65 яшьлек юбилее

Әгерҗенең Лесопильная урамында яшәүче танылган спорт ветераны Людмила Тукмачева 3нче мәктәптә урнашкан 471нче сайлау участогына йөгереп килгән.

Күптән түгел Түбән Кама чаңгы марафонында җиңү яулаган спортчы хәзер дә тренировкалар ясавын актив рәвештә дәвам итә. Тренировкалар белән лаеклы ялга чыкканнан бирле ун ел шөгыльләнә инде ул. Көн саен иртән – стадионда. Аннан Орешникта чаңгыда йөри. Тавыш бирергә дә чираттагы чаңгы йөрешенә кадәр килгән. Аңа кадәр иртәнге сәгать биштә стадионда ун чакрым ара узган. 

Ветеран әйтүенчә, бу ялларда аның өчен икеләтә бәйрәм: Россия Президентын сайлау һәм 65 яшьлек юбилее. 

Чыннан да, өлкән буын өчен сайлаулар һәрчак бәйрәм булып кала. Алар хәзер дә сайлау участогына килгәч бер-берсен “Бәйрәм белән!” дип котлыйлар. 

– Әле дә исемдә: балачакта әни белән сайлауга бәйрәмгә кебек бара идек. Хәзер дә шәһәрдә сайлау участоклары тирәсеннән йөгереп узганда музыка яңгырый һәм балачактагы хатирәләр күңелдә яңара. Миңа калса, бу көннәр – бөтен кеше өчен дә бәйрәм. Мин бүген үземнең кандидат, тыныч киләчәк өчен тавыш бирәм. Дөньялар имин булсын! – ди ул. 

Участок сайлау комиссиясе әгъзаләренә дә күтәренке кәеф өстәп, ул Орешникка, чаңгы базасына юл ала. 

– Урманда кар бар чакта мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк, – ди спорт ветераны, ашыгып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев