Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексей Песошин һәм Әсгать Сәфәров Луганскида Татарстан табиблары белән очрашты

Анда безнең табиблар командировкада. ЛХР балаларына тулы медицина тикшерүен үткәрү Луганск Халык Республикасына бөтен илдән җыелган медицина хезмәткәрләренең миссиясе булып тора

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Луганск Халык Республикасында (ЛХР) булганда Татарстан табиблары белән очрашты.

Анда безнең табиблар командировкада. ЛХР балаларына тулы медицина тикшерүен үткәрү Луганск Халык Республикасына бөтен илдән җыелган медицина хезмәткәрләренең миссиясе булып тора. Россия Президенты Владимир Путин шундый бурыч куйды.

Узган елның ноябреннән Татарстан табиблары төркеме даими рәвештә Луганск Халык Республикасына командировкага йөри. Бу вакыт эчендә алар 7 меңнән артык балага һәм яшүсмергә профилактик тикшерү уздырган.

Хәзерге вакытта ЛХРда Татарстанның Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 21 медик бар. Аларның бурычы - Лисичанскида һәм Луганск Халык Республикасының Сватово районы торак пунктларында яшәүче балаларга медицина тикшерүе уздыру.

ТР Премьер-министры һәм Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе табибларга хезмәтләре һәм үзләренә беркетелгән территориядә куелган бурычларны сыйфатлы үтәүләре өчен рәхмәт белдерде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев