Азат Вәлиев: “Тимер юлдагы потенциалны Әгерҗе районының икътисадын үстерүдә өстенлекле юнәлеш буларак файдаланырга кирәк”
Яңа җитәкче Әгерҗе предприятиеләре белән танышуын дәвам итә
Район башкарма комитеты җиткәчесе Азат Вәлиев Горький тимер юлының Ижау территориаль идарәсе буенча начальник урынбасары Александр Лапшин белән очрашты. Җитәкчеләр тимер юл предприятеләрендә булдылар. Азат Рөстәмович тимерьюлчыларның хезмәт шартлары белән танышты, эш барышын кызыксынып күзәтте.
Эшлекле сәяхәт сортировкалау горкасыннан башланды. Җитәкчеләр, станциянең “йөрәге“ндә – үзәк идарә пультында булып, составларның ничек формалашуын карадылар.
Әлбәттә, барлык төймәләрне, позицияләрне, рычагларны бер күрүдә генә истә калдыру мөмкин түгел. Әмма моның өчен махсус уку сыйныфы җиһазландырылган. Анда тренировкалар уздыру өчен сортировкалау паркының күчермәсенә тиң махсус зур экран бар. Үзеңне нәкъ менә әлеге паркта итеп тоярга була. Практикантлар шулар ярдәмендә эшнең барлык нечкәлекләренә төшенәләр дә. Моны могҗиза дими, ни дисең инде тагын?!
Чыннан да, 1985 елда төзелгән бина елдан-ел камилләшә бара. Аның тышкы ягы гына түгел, андагы җиһазлар да яңара. Үз һөнәрләренә тугрылык саклаучы белгечләр белән тулыландырыла. Шундыйлардан үзәк пост механигы Александр Яровойны алыйк. Җитәкчеләр 150 мең (!) релелы цехта да булдылар. Александр Петровичның шул механизмнарның һәркайсы турында мавыктыргыч һәм кызыклы итеп сөйләве, катлаулы процессларны бик гади генә итеп аңлатуы аның үз һөнәренә мәхәббәте һәм тугрылыгы турында сөйли.
Үзәк җитәкчесе Алексей Горбушин уку кабинетлары буйлап кызыклы экскурсия оештырды. Биредә аның беренче җитәкчесе – территориаль идарә профкомы рәисе Лилия Әхмәтзакирова да бар иде. Ул уку-укыту үзәгенә беренче җиһазлар кайтуын, макетлар урнаштырылуын, тәүге төркемнәрнең туплануын әле дә яхшы хәтерли.
Хәзер уку-укыту үзәге танымаслык булып үзгәргән. Күп нәрсә компьютерлаштырылган. Мисалга, сигналлаштыру, үзәкләштерү һәм блокировкалау хезмәткәрләрен укыту аудиториясендә Азат Рөстәм улы электрик приводны сүтү һәм җыю буенча виртуаль комплексның йогынтысын үзендә сынап карады.
– Бу комплекс ярдәмендә теләсә нинди төгәлсезлекне ачыкларга һәм укучыларга тестлаштыру уздырырга була, – ди Алексей Владимирович.
Урамда урнашкан махсус уку-укыту мәйданы да зур кызыксыну уятты.
– Бүгенге көндә безнең уку-укыту үзәге биш төбәк белән уңышлы гына эшләп килә, – дип ассызыклады Лилия Рәшитовна. – Биредә Татарстан, Удмуртия, Свердлау, Самара өлкәләреннән, Пермь краеннан тимерьюлчылар укыйлар.
Аннан җитәкчеләр тимер юл ведомствосы сак хезмәтенең махсус отряды территориясенә үттеләр. Кинолог Сергей Левкович поездларны озатып йөрүче этләр белән таныштырды.
Җитәкчеләр вагоннарны ремонтлау челтәре пунктында да булдылар. Биредә, иң беренче чиратта, күзгә ташланганы – бик яхшы тәртип. Төзек тәгәрмәч парлары бер яктан тезелеп куелган, төзек булмаганнары – икенче яктан. Пункт начальнигы Андрей Гришин цех хезмәткәрләренең тәүлек әйләнәсе тырыш хезмәт куюларын билгеләп үтте. Чыннан да, тимер юл – ул үзгә организм һәм анда һәр гамәл оператив та, төгәл дә башкарылырга тиеш.
– Безнең эштә иң мөһиме – хәрәкәт иминлеген тәэмин итү, – ди Андрей Николаевич.
Аннан җитәкчеләр сервис локомотив депосында, техник хезмәт күрсәтү, пассажир вагоннарын су белән тәэмин итүгә әзерләү пунктларында булдылар, янгын сүндерү, торгызу поездларын карадылар. Кайда гына булсалар да, аларны үз эшләренең осталары каршы алды. Тагын бер үзенчәлек: һәр объектта да “экскурсовод” сөйләгәнәрне Александр Лапшин бик теләп дәвам итте һәм һәр эшнең үзенчәлекләре белән таныштырды.
Ахырда җитәкчеләр районның чәчәк атуы күп яктан тимер юлга бәйле булуына басым ясадылар. Юкка гына бүгенге көндә районда логистик үзәк төзү буенча потенциаль инвесторлар белән эшлекле сөйләшүләр алып барылмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев