Азат Вәлиев туры эфирда сорауларга җавап бирде
Сораулар аерым контрольгә алына
Район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев Әгерҗе яшьләре инициативасы белән оештырылган туры эфирда райондашларыбыз юллаган сорауларга җавап бирде. Актуаль сораулар һәм аларга җавапларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
Сорау: Әгерҗедә яңа Яшьләр үзәген кайда төзү планлаштырыла?
Җавап: Бу мөһим объектны төзү өчен берничә вариант карала. Моның буенча бүгенге көндә заказ бирүчеләр – Төп инвестицион төзелеш идарәсе һәм Яшьләр эшләре буенча министрлык вәкилләре белән сөйләшүләр алып барыла. Аны кайда төзү буенча төрле фикерләр бар. Бу очракта төзелеш нормаларын да исәпкә алу зарур. Барлык шартлар үтәлгән хәлдә объектның кайда урын алачагы билгеле булу белән без бу хакта хәбәр итәчәкбез.
Сорау: Әгерҗенең яңа йортлар төзелүче аскы өлешендә кайчан кибет булыр икән?
Җавап: Кулланучылар кооперациясе системасына ярдәм күрсәтү программасы кысаларында 2021 елда Әгерҗенең Шәмсетдинов урамы, 2а адресы буенча кибет төзү күздә тотыла.
Сорау: Әгерҗедә яңа эш урыннары булачакмы? Булса, кайсы өлкәләрдә?
Җавап: Районның икътисадын үстерү – безнең эштәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Бу уңайдан потенциаль инвесторлар белән, шул исәптән, логистикүзәк төзү, элеккеге кирпеч заводы, буш терлек биналары мәйданчыкларын хуҗалык әйләнешенә кертү буенча да, очрашулар уздырабыз. Бюджеттан субсидия алу өчен фермерларга документлар рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителде. Эшсезлек мәсьәләсе атналык режимда контрольдә тотыла. Якын киләчәккә тәгаенләнгән проектлардан тыш, Әгерҗе ит комбинатында яңа өстәмә цех төзү планлаштырыла. Нәтиҗәдә, 25 яңа эш урыны барлыкка киләчәк дигән сүз. Җиһаз җитештерүне киңәйтү кысаларында 5 яңа эш урыны булдыру күзаллана. Атлар үрчетү белән шөгыльләнү (конный двор) 6-7 яңа эш урыны булдыруга ярдәм итәчәк. Сәүдә объектлары төзү буенча планнар бар. Бу – яңа 25-30 эш урыны дигән сүз. Якын арада Әгерҗе районы сайтында файдаланылмый торган муниципаль күчемсез объектларның исемлеге тәкъдим ителәчәк. Аларны һәркем карап, нинди максатларда файдаланырга мөмкин булачагын күзаллый алачак.
Сорау: “Безнең ишегалды” программасы кысаларында быел кайсы йортларның ишегаллары тәртипкә китереләчәк?
Җавап: Әлеге программа кысаларында узган ел 17 ишегалдында проектлаштыру эшләре башкарылган иде. Катлаулы икътисади шартлар белән бәйле рәвештә төзелеш планнарына төзәтмәләр кертелә һәм төзекләндерү эшләре быел ун ишегалдында гына башкарылачак. Аларның исемлеге район порталында урын алачак. Бу – быел исемлеккә кермәгән ишегаллары бөтенләй төшеп кала дигән сүз түгел. Әлеге эш алга таба дәвам итәчәк һәм аны тормышка ашыруның яңа механизмнары билгеләнәчәк.
Сорау: Шәһәрнең аскы өлешендә балалар мәйданчыклары кайчан төзеләчәк?
Җавап: Әгерҗенең Молодежная урамында бу эш башкарылды инде. Балалар мәйданчыкларын төзү эшен алга таба, республика һәм район бюджеты мумкинлекләрен исәпкә алган хәлдә, этаплы рәвештә дәвам итәчәкбез. “Безнең ишегалды” программасы кысаларында барлыкка киләчәк комплекслы уен мәйданчыкларыннан тыш, Пушкин, Ометов, Гагарин, Горький, Октябрьская урамнары ишегалларында да мәйданчыклар барлыкка киләчәк.
Сорау: Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдәге “агымдагы ремонт” өчен графасы буенча җыелган акчалар кая китә?
Җавап: Шушы көннәрдә йортларның өлкән вәкилләре белән киңәшмә узды һәм анда да әлеге сорау яңгырады. Якын киләчәктә бу графаны үтә күренмәле итү формасы уйлап табылачак. Халык үзе җыйган акчаның кайсы юнәлешләргә тотылуын күзәтеп бара алачак.
Сорау: Су белән тәэмин итү буенча проблемалар кайчан хәл ителер икән?
Җавап: Су белән тәэмин итү мәсьәләсе безнең районга гына хас проблема түгел. Кызганыч, тәэмин итү генә түгел, аның сыйфатына карата да сораулар бик күп. Авылларда халык белән узган очрашуларда да моның шулай икәнлеге ачык күренә. Сыйфатлы су белән тәэмин итү – яшәеш өчен мөһим шартларның берсе. Шуңа күрә әлеге мәсъәләне чишүне без аерым контрольгә алачакбыз.
Сорау: Юл челтәрен тәртипкә китерү буенча нинди эшләр башкарылачак?
Җавап: Бу уңайдан, иң беренче чиратта, Островский урамында яшәүчеләрнең әйләнгеч юл төзүгә кагылышлы соравына тукталу урынлы булыр. Әлеге юнәлештә билгеле күләмдә эш башкарылып, кирәк булачак акчалар күләме дә билгеләнгән инде. Ул – 170 миллион сум тирәсе. Әлеге проектны республика програмасы кысаларында гына тормышка ашыру мөмкин булачак.
Таҗи Гыйззәт, Әминев урамында яшәүчеләрдән дә юлны төзекләндерүгә карата сораулар килде. Бу урамнар күпбалалы гаиләләргә бирелгән йорт участокларына карый. Шуңа алар аерым игътибар үзәгендә булырга тиеш. Әлеге урамнарны тәртипкә китерү 2022-2023 елларга планлаштырала.
Юлларны төзекләндерү мәсьәләсе авыл халкын да борчый. Әйтик, кайбер торак пунктларда яшәүчеләр язын-көзен юлларның йөреп булмастай булуына зарлана. Болар – бер көндә генә хәл ителә торган мәсьәләләр түгел. без аларны этаплы рәвештә чишү юлларын эзләячәкбез.
Сорау: Боз сарае эшчәнлегенә карата ни әйтер идегез?
Җавап: Соңгы вакытларда Боз сараеның эшчәнлегенә карата күбрәк тискәре фикерләр ишетергә туры килә. Чыннан да, алдагы еллар белән чагыштырганда биредә шөгыльләнү мөмкинлекләре күпкә кимеде. Якын арада Боз сараеның финанс-хуҗалык эшчәнлеге, планнары җентекләп тикшереләчәк, анда йөрүчеләрнең санын арттыру, фигуралы шуу буеча занятиеләрне кабат кайтару буенча чаралар билгеләнәчәк.
Сорау: Әгерҗедә зур теннис белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырасы иде...
Җавап: Бүгенге көндә “Олимп” спорт комплексы территориясендә универсаль спорт мәйданычыгы төзү буенча эш алып барыла. Анда теннис белән шөгыльләнү өчен дә мөмкинлекләр булдырылыр дип уйлыйм.
Сорау: Әгерҗенең 3нче балалар бакчасын киләчәктә нинди язмыш көтә?
Җавап: 1923 елда сафка баскан бу бинаның хезмәт итү срогы чыккан инде. Әлеге бакча ябылачак дигән борчылу урынсыз. Бу очракта аны яңа бинага урнаштыру турында сүз алып барыла. Киләчәктә мәктәп һәм бакчаны берләштерүче яңа бина төзү мәсьәләсе карала. Бу уңайдан сөйләшүләр алып барыла.
Сорау: Безнең районда пляж булдыру планлаштырылмыймы?
Җавап: Күпләр Лаешта республика программасы кысаларында “Кама диңгезе” дип аталган уникаль пляж булдырылганлыгы хакында хәбәрдар. Бирегә хәтта Казаннан ял итәргә киләләр.
Әгерҗе районы халкы Красный борга ял итәргә йөрергә ярата. Әлеге җирлек, чыннан да, бик уникаль территория, аның өлешчә инфраструктурасы да бар. Кама елгасы буендагы күзәтү пунктын тәртипкә китерүгә 400 мең сумнан артык акча бүленгән. Көймә сатып алынган. Суның сыйфатын тикшерү эше алып барыла. Красный борга кагылышлы тагын берничә фикерне җиткерәсе килә. Ул да булса, биредә рекреацион-савыктыру кластерын үстерү. Моңа кышкы спорт төрләрен дә кертү кирәк. Моның өчен мөмкинлекләр бар. Ул чакта Красный бордагы ял итү ноктасы җәен генә түгел, кышын да эшләр иде. Бу уңайдан потенөиаль инвесторлар белән сөйләшүләрне дәвам итәргә уйлыйбыз.
Сорау: Мәңгелек ут урнашкан мәйданны башка урынга күчерү нәрсә белән бәйле?
Җавап: Федераль программа кысаларында Әгерҗенең үзәк урамын төзекләндерүнең икенче этабы башланды. Шул сәбәпле, әлеге мәйданда урнашкан Мәңгелек ут һәм андагы мемораиль комплекс тулычынча район хакимияте бинасы янындагы мәйданга күчерелә.
Ә бу урында ял итү һәм чаралар уздыру мәйданы булачак. Моңа кадәр урам бәйрәмнәре Мәдәният сарае каршында уза һәм һәр очракта юлны ябарга туры килә иде. Киләчәктә бу проблема булмаячак.
Фото: Бизнес Онлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев