Бастрыкин 175нче гимназиядә атыш буенча тикшерү барышы турында сөйләде
Ата-аналар Александр Бастрыкинга балаларга дәвалауда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде
Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин видеоконференцэлемтә режимында гражданнарны кабул итте, Анда ул Казанның 175нче гимназиясендә һәлак булган һәм зыян күргән укучыларның ата-аналары белән аралашты.
Тикшерү комитеты рәисе ата-аналарга тикшерү барышы турында сөйләде, шулай ук бүгенге көндә ике бала Леонид Михайлович Рошальнең балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни-тикшеренү институтында дәвалануда булуын искәртте. Ата-аналар Александр Бастрыкинга балаларга дәвалауда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
Социаль түләүләргә, торак шартларын яхшыртуда ярдәм итүгә һәм балаларны алга таба реабилитацияләүгә кагылышлы мәсьәләләрне тыңлаганнан соң, тикшерү комитеты рәисе Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелегенә әлеге проблемаларны хәл итү механизмын эшләргә кушты.
Моннан тыш, профильле хезмәтләргә, шул исәптән Татарстан Республикасы Пенсия фондына югарыда телгә алынган барлык мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр әзерләргә кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев