Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Белем көне алдыннан балалар иҗаты йортында беренче сыйныф укучылары өчен күңелле бәйрәм узды

Районыбызның егерме I сыйныф укучысы өчен яңа уку елы үзенчәлекле башланып китте

Районыбызның егерме I сыйныф укучысы өчен яңа уку елы үзенчәлекле башланып китте. Белем көне алдыннан балалар иҗаты йортында алар өчен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” Бөтенроссия акциясе кысаларында күңелле бәйрәм узды.

БЕЛЕМНӘН БАШКА УҢЫШ ЮК

Бәйрәмнең беренче өлешендә үк малайлар-кызлар мәктәпкә килгәч алар өчен нинди мөмкинлекләр ачылуын аңлап алдылар. Чөнки алар алдында спорт аэробикасына йөрүчеләр, сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр, саксофончы Динар Хисмәтов чыгыш ясадылар.

Әмма белемнән башка спортта да, музыкада да, башка өлкәдә дә бернинди уңышка ирешеп булмый. Бу көнне балалар өчен сөенергә килгән һәркем аларга укуда уңышлар теләде.

Ел саен уздырылып килүче традицион акциягә оешма җитәкчеләре, депутатлар актив кушыла. Алар авыр тормыш хәлендә калган гаиләдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм кулы сузалар. Быел махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына да ярдәм күрсәтелде.

– Безнең ышанычны акларсыз, укытучыларыгызны тыңларсыз, бары тик “4”, “5”ле билгеләренә генә укырсыз дип ышанабыз, – дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев бәйрәмдә катнашучыларга. – Ә укытучыларыгызга, әти-әниләрегезгә сабырлык телибез. Сез яхшы кеше булып үсеп җитсен өчен аларга да күп тырышырга кирәк бит.

СҮЗ – ВАТАН САКЧЫЛАРЫНА

Илфат Ильясович ярдәм күрсәткәне өчен ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиевка да рәхмәт сүзләре җиткерде. Ул махсус хәрби операция зонасыннан сәламнәрен дә юллаган.

Бәйрәмдә катнашучыларга ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбызның мөрәҗәгать итүе дә бик дулкынландыргыч булды.  

– Балалар, укуда тырыш булыгыз. Ә без сезнең тыныч тормышта яшәвегез өчен тырышачакбыз, – диде ул.

Сүз уңаеннан, аның беренче сыйныфка укырга баручы улы да бу көнне җитәкчеләр кулыннан бүләк алды. Әлеге гаиләдә ике ул тәрбияләнә. Зурысы 9 сыйныфка бара. Уллары илебез иминлеген лаеклы саклаучы әтиләре белән горурланалар. Ә әтиләре шундый матур бәйрәм уздырганнары, балалар турында кайгыртканнары өчен оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

ТЫЛСЫМЛЫ КЫҢГЫРАУ

Әлбәттә, бу көнне кунакка әкият геройлары да килделәр. Мальвина һәм Буратино белән бергәләп балалар тылсымлы белем кыңгыравын урлаган ялкау һәм явыз Дюдюка тудырган киртәләрне уздылар. Алар катлаулы табышмакларга да бик җиңел генә җавап бирделәр, Дюдюка хәтта ахырга кадәр әйтергә дә өлгерми калды. Веселуша мәсьәләләр чишәргә, биергә ярдәм итте. Дюдюка үзенең яраткан “берле” һәм “икеле” билгеләрен балаларга ничек кенә тагарга тырышмасын, алар бирешмәделәр һәм ул тылсымлы кыңгырауны кире кайтарып бирергә мәҗбүр булды.

Булачак беренче сыйныф укучылары өчен балалар иҗаты йорты хезмәткәрләре башка күптөрле уеннар да әзерләгәннәр иде. Күңел ачу программасы тәмамланганнан соң балалар робототехника, спорт аэробикасы һәм рәсем ясау буенча кызыклы мастер-классларга юл алдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев