Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең якларда каен җиләге юк дәрәҗәсендә..

Булганнары да вак, кипкән

Авыз суларын китереп җиләк пеште. Әмма ул быел башка еллардагы кебек күз ачып йомганчы бер чиләк җыярлык күп түгел. 

Серафима НИКОЛАЕВА, Байтуган авылы: 

–    Быел узган елгы запасларны ашарга туры килер, мөгаен. Чөнки безнең якларда каен җиләге юк дәрәҗәсендә. Булганнары да вак, кипкән. Хәтта яфраклары да кибә башлаган. Бу яңгыр булмау аркасында шулай инде. Узган ел унар (!) литрлы чиләк белән каен җиләге җыйган урыннарда быел бер уч җиләк таптык.

Яңгыр булмагач, тәме дә баллы булырга тиеш кебек. Ә алар нигәдер әчкелтем. 

Җир җиләге пешә башлаган урыннарны да очраттык. Әмма җиләк вак. Әгәр яңгыр булмаса, алар да сабагында кибеп бетәчәк. 

Ярый әле, узган ел җиләкләрне күп итеп туңдыргычта катырган идек. Кайнатма да күп. Шуңа артык төшенкелеккә бирелмибез. Әмма җиләк юклыгын белсәк тә, күңел һаман басуга ашкына. Менә аны ничек тыеп торырга...

Рәмзилә ЯКУПОВА, Касай авылы: 

–    Безнең өй бакчасында 15 сутый виктория үскәч, басу-кырларга җиләккә бик сирәк йөрибез. Узган ел җир җиләгенә барган идек, быел басу нигъмәтләре юк, диләр. Вакыт әрәм итеп барып та тормабыз, мөгаен. 

Безнең якларда апрельдән бирле яңгыр булмау бакча җиләкләренә дә нык тәэсир итте. Яз иртә килү сәбәпле, җиләкләр тиз уяндылар. Чәчәк аткач көннәр суытты һәм алар өшеделәр. Ул чәчәкләрне өзеп алдык. Шулай да 2 июньдә беренче уңышны җыйдык. Хәзер көн аралаш бишәр литрлы унбишәр чиләк җиләк җыябыз. Уңышы узган ел белән чагыштырырлык түгел, аз. Әмма быелгы коры елда шуңа да канәгать без. 

Гөлнара ЗАКИРОВА, Шаршады авылы: 

–    Кош-корт күп асрагач, хуҗалыгыбызда мең төрле мәшәкать булса да, җиләк сезонында басу-урманнарга бармыйча күңел түзми. Үзебез өчен генә түгел, җиләк сатып өстәмә керем алу өчен дә йөрибез анда. Быел җиләк сезонын узган атнада ачтык. Ирем белән “разведка“га дип кенә 25 чакрым ераклыктагы урманга барган  идек, икебезгә ике литр каен җиләге җыйдык. Дөрес, җиләк күп түгел. Урман эчендә, күләгәле урында, үлән арасында гына кызарып пешеп утыралар алар. Әмма йөреп җыярга иренмәгән кешегә табарга була дип уйлыйм. 

Җиләк күп елны мин 2-3 сәгатькә алтышар литр җыя идем, быел бер сәгатькә бер литр җыелса, бик яхшы. Иң мөһиме, күп булмаса да, табигать нигъмәтләре бар. Шуңа канәгать булырга кирәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев