Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүгеннән Әгерҗе районында сайлау участоклары эшли башлады

Һәр сайлаучыга 2 бюллетень бирелә

Сайлау участоклары 11, 12, 13 сентябрьдә иртәнге сәгать 8дән кичке сәгать 8гә кадәр сайлаучыларны кабул итә.

Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле Совет депутатларын сайлауларда районда барлыгы 49 участок эшли. Шуның 16сы – Әгерҗедә, 33е – авылларда.  

Бүгеннән райондагы барлык участокларда да сайлаучыларны кабул итү башланды. Безнең районда шундый 24800дән артык сайлаучы исәпләнә. 

Барлык участок комиссияләре дә саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Комиссия әгъзалары маска һәм перчаткалардан эшләячәк. Бөтен сайлаучыларга да битлекләр, перчаткалар, авторучкалар бирелә. Бинага керү уңаенда махсус келәмнәр, антисептик чаралар урын алачак. Тавыш бирергә килүчеләрнең барысының да тән температурасы үлчәнә. 

Бүгеннән Әгерҗедә, Тирсә һәм Красный борда йорт яны территорияләрендә дә сайлап була. Бу төр тавыш бирүнең вакытлары  турында  участок сайлау комиссияләреннән белешергә мөмкин.  

Сайлау тәртибенә килгәндә, безнең районда һәр сайлаучыга 2 бюллетень бирелә. Аның берсе – ТР Президентын сайлау, икенчесе җирле үзидарә депутатларын сайлау буенча. Сүз уңаеннан: беренчесе буенча теркәлгән кандидатлар саны – 5, икенчесе буенча 204. 

Сайлауларга кагылышлы барлык сорауларны 22955, 21561, 22705 телефоннары аша бирә аласыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев